Ә: Искиткеч! Сәйф Сарайның “Гөлестаны” – үзе генә инде ул гөллек, бостанлык. Тукай исә иңсез-кырыйсыз. Дәрдемәнднең, әлбәттә, дәрте генә дә нәрсә тора. Минемчә, сезнең бакчагыз бик бай, чыганагыгыз, чишмәгез бай. Әлбәттә, татар әдәбияты бик киң, башка шагыйрьләрдән дә илһам алырсыз. Ул да булырга мөмкин. Инде менә шушы бизәкле, милли орнаментлар кергән рәсемнәрегез арасында иң яраткан бармы шундый берәр картинагыз? “Беркемгә дә бирмим моны, үземә калдырам” дигән шундый әсәрегез бармы?
Р: Менә, дөресен әйтергәме икән, әзрәк алдашып җибәримме икән... Дөресен генә әйткәндә, андый эшләр бар. Алар ничектер... Аннары алар каршында әзрәк кенә җаваплылык та бар. Алар үз тормышы белән яши башлый икән, мин аларның юлларына каршы төшә алмыйм. Андый эшләр үз дөньялары, үз юллары белән китеп баралар. Андыйлары да бар. Әмма дә ләкин “менә монысын кулдан ычкындырмыйм, монысын болай итәм” дигәннәре дә бар, алары әле үземдә калып тора. Алар бертөрле өлге булып шунда, истәлек булып кала. Зур эшләр түгел инде алар. Теге, эпик размерлардагы түгел. Ну, шулай да алар бар.
Менә ул миллилек, аллы-гөлле гөлчәчәкләр, ул бит инде... Шул ук әйләнеп кайтсак, авыл тормышына барып керәбез. Теге, элек авылда бар иде бит инде, кич утырырга йөриләр иде әбиләр бер-берсенә. Хатын-кызлар, кызлар да йөриләр инде аларга ияреп. Мин карт инәй янына кунарга төшәргә яратадыр идем. Аскы урамда торадыр иде. Анда әбиләр җыелалар иде. Анда сөйләшеп утыралар әллә нинди кызык... Менә кем әллә кайда бичура күргән, кем кайда нәрсә күргән, ул китә сөйләшүләр, әллә нәрсәләр сөйләшәләр. Аннары җырлап утыра башлыйлар әкрен генә бырылдап, орчык дырылдатып. Аннан соң чигү чигәләр иде кызлар матур иттереп. Менә шул чигү үрнәкләрен мин җыя-җыя... Әле дә миндә алар, элеп куйганнары да күп, үзем өчен куйганнары да бар. Аннан соң чүпләм сөлгеләр, бөтенесе дә бар. Менә бит алар бөтенесе дә халыкның күңелен чагылдырган, күңел җылылыгын саклап калган. Менә алар чын әсәрләрдер дип уйлыйм. Шуңа күрә бөтенесе шуларга таянып эшләнгән, шул. Әллә каян чыккан чәчәкләр түгел алар. Бөтенесенең дә өлгеләре кайдадыр бар. Күренгән нәрсәләр алар. Ну, әзрәк кенә уйлап чыгарылган бардыр инде анда. Теге, кул үзенчә ала бит инде, һәркемнең үз кулы. Минем хатын-кызларныкы кебек нәзакәтле кул түгел, олы көрәк тотып өйрәнгән кул. Менә шуңа күрә андыйлары да бардыр. Менә шуннан чыккан нәрсәләр инде ул.
Ә: Юк, искиткеч матур сөйләдегез. Әбиләрнең кич утыруы, апаларның кич утыруы, орчык белән җеп эрләү күренешләре күз алдында җанланып китте, Рабис әфәнде, чынлап та. Менә бу картиналарны ясаган вакытта сез төсләрне ничек сайлыйсыз? Үзегезгә генә хас булган төсләр бар. Сез аларны башта ук күз алдына китерәсезме, юкса ясау дәверендә барамы ул төсләрнең, төсмерләрнең менә шундый нечкә-нечкә хисләр белән бирелгән өлешләре? Ничек барлыкка килә ул? Әйтүе авырдыр, әлбәттә, иҗат процессын аңлату бик җайлы түгел. Сез ничек әйтәсез аны?
Р: Шулай, ул турыда сүз дә юк инде. Менә аны ничек дим: иң башта, әйткәнемчә бит инде, композиция башта йөри башлый, аннан соң шулар белән сөйләшеп йөри башлыйсың. Әкрен-әкрен генә бәләкәй генә шырпы кабында булса да аның рәвеше килеп чыга. Аннан шул рәвешнең размерын нитәсең инде, күләмен, нинди... Метр ярымга метр ярым була, күпме була, метрга метрмы. Аннан соң рәсемен ап-ак киндергә төшергәч, аның темасының үзенең төсе күзаллана башлый. Үзенең төсе, үзендә генә булган бер төсе, чагылышы. Теге, җыр булса инде, синең күңелеңдәге бер балкышымы, ничектер, бар кебек. Ул бит инде менә татарның аерылып яткан үзенең шигърияте бар, ул таныла. Төрки булсын, татар булсын – җыр сәнгате, көйләре аерылып тора. Аны беркем белән дә бутап булмый.
Менә минем башымдагы, шул башка кергән уйлар: татарның менә шул сынлы сәнгатендә дә күзгә ярылып яткан, чын татарча әсәрләр булуы мөмкинме икән? Менә шулай эшләргә кирәк дип тырышкан нәрсәнең бер чагылышыдыр дип тә уйлыйм. Ул эшнең төсләрен сайлаганда менә башта шул... Син бит темага кергәндә күңелеңдә ниндидер барыбер бер тирбәнеш була. Әнә шул тирбәнеш төскә дә чыгарга мөмкин. Линияларга да, сызымнарга да чыгарга мөмкин. Бөтен нәрсәсе дә туры килеп бетә, шул вакытта аның төсе күренә башлый инде.
Мин иң башта бер өч төсен аның күрәм дә, өч төсне салып... “Картинаны ачу” диләр инде аны бездә. Картинаны ачып куям, аннан күренә башлый инде ул: “әһә, менә монысын чак кына батырыра кирәк, монысын алгарак чыгарырга кирәк, монда өстәргә, тегеләй итәргә, болай итәргә.” Чигү чиккән кебек, өсти-өсти, менә шулай иттереп чокына-чокына килеп чыга ул. Ну, иң башта уже аның төсе ачыла, ачылырга тиеш. Төсен ача алмадың икән, картина чыкмаска мөмкин. Чыкмый да ул. Аның белән булашасың-булашасың... Сәнгатьтә шундый төшенчә бар: синең эшләгән эшеңнән тир исе килеп тора икән... Күрәләр икән, тир исе сизәләр икән синең эшләгән эшеңнән, син аның белән булашма, кирәкми ул. Кеше тир исе түгел, илһам күреп торырга тиеш эшләгән эшеңнән. Менә шуңа күрә үзеннән-үзе җырлап барырга тиеш эш. Ул эшкә әйләнгән эш – эш инде ул. Аны кәтмән дә кәтмәнләп була, чөгендер дә эшләп була. Менә ул шул эшкә чыкмасын иҗат эше.
Ә: Әйе, нәтиҗәсе бик матур булырга тиеш. Синең анда нихәтле тир түгеп, кан түгеп, көчәнеп эшләвең – анысы беркемне дә кызыксындырмый. Синең иң соңгы ноктаң кешегә илһам һәм ләззәт бирергә тиеш, зәвык тудырырга тиеш дисез инде, шулай бит?
Р: Шулай-шулай. Аның бөтен гыйлләсе, бөтен сәнгать, иҗат эшенең бөтен гыйлләсе шул бит инде. Ул нәрсә өчен Шәймиев әйткән: “Матур булырга тиеш ул, җегетләр!” – дип? Шулай булырга тиеш бит инде, кешене илһамландырырга тиеш чак кына, позитив якка көйләргә тиеш. Шуның өчен бит инде безнең бөтен илһамыбыз да.
Ә: Менә хәзер шул сез әйткән фикердән алга таба китик әле алайса. Сезнең әсәрләрегез нурлы, моңлы, моңсу, ләкин фаҗигале түгел. Сездә кара төсләр бик аз, чөнки, аңлавымча, сез барыбер дә дөньяны, тормышны сөйгән бер рәссам буларак күбрәк оптимистик рухта язасыз. Ә кара төсле картиналарыгыз бармы?
Р: Берәү бар. Ул әле минем үземдә. Кирәк әйбер димәсәм дә, ну минем торсын әле ул. Алабугадагы сезгә таныш җир инде ул – балалар йорты бар иде.
Ә: Әйе.
Р: Ятимнәр йорты. Көзге ачы җилле, юеш, салкын бер көзге көнне анда кереп чыгарга туры килде ниндидер эш белән. Шундагы теге балаларның “мине алырга килдеме икән инде бу кеше” дип күземә карап торулары... “Миңа эндәшерме икән бу адәм, кемне алырга килде икән инде бу” карап торган кебек тоелып, шулкадәр күңелем кырылып, җанып кыйналып чыккан бер җирдә... Шуннан соң икенче көнне килеп шул төштә бер пейзаж ясадым. Көзге ачы җилләрдә кебек шундый. Драматик рәвештә килеп чыкты ул. Тиз булды ул, тиз генә эшләдем мин аны, шулай эшләп бәрдем. Менә шул эшем бар минем, каралы ул. Шундый каралы. Каралы булса да, анда әзрәк кенә арткы яктан барыбер яктылык килеп чыгадыр кебек үземә инде. Ну, андый эшләр булды.
Ну, мин аның белән артык булашмадым. Сәнгатьтәге нигилизм минем өчен ул халәт түгел. Нигилизмны, сәнгатьтә булса да, сәнгатьчә булса да, кабул итә алмыйм ничектер. Табигать шулайдыр инде минем. Шуңа күрә җырга багып егылмаганмындыр инде мин, татар җырына. Анда бит ничек кенә булса да, нинди генә булса да, барыбер алар очрашу көтеп шунда, нәрсәгә дә булса өметләнеп “шушы ак күлмәгем кәфен буладыр инде” дип җырласа да, ул бит әле аны җырлый. Ул бит әле өметләнә нәрсәгәдер, кайтуга өметләнә, герман җирендә яшел үлән булса да.
Ә: Ягъни соңгы циклыгыз күбрәк сагыну, җирсү, туган якны өмет итү, туган як белән кавышу фикерләренә күбрәк нигезләнгән дип әйтәсегез килә инде?
Р: Әйе инде... Сакаллы сабыйга әйләнгәч яшьне тотуы кыенракка әйләнәдер инде ул, күрәсең. Шуңа күрә анысы да бар. Бөтен яклап та бер җиргә килеп бөялгән нәрсәдер инде. Шул үзем әйткән поэзия дә, балачакны искә төшерүләр дә... Җырның бит аның бернинди очраклы гына сүзе дә юк аның. Казлар Донбасска очса да, алар бит шахтага эшкә очмыйлар. Ул бит аерылышу билгесе булып тора.
Менә шуңа күрә минем үземнең картиналарда да турыдан туры тема турында сөйләү юк. Ул иллюстрация түгел, алар минем ике төпле, өч төпле булырга мөмкин. Татар мәдәниятын аңлаган кеше аның өч төбен дә берьюлы күреп аңларга мөмкин. Татар кешесе булып та, көен тыңлаган кеше, көен аңлаган кеше аны сюжет ягыннан аңлап бетермәскә дә мөмкин, әмма дә ләкин ул аның төсләрен үзенчә кабул итә. Бернәрсә дә татар турында белмәгән кешенең гомумән картинаны композиция ягыннан төсле әсәр итеп кабул итәргә дә мөмкинчелеге бар. Шуңа күрә ике-өч төрле, шуңа һәркемгә көйләнгән кебегрәк үземчә инде...
Җирсү дип әйтсәм дә инде, бардыр инде анысы да. Ну, нишләтәм инде, сагынусыз булмый бит инде. Сагынырга кеше тиештер инде ул. Кемгәдер нәрсәдер булса әйтергә теләве бигрәк матур әйтелгән бит. Шуңа күрә аннан чыгып китеп булмый инде.
Ә: “Татар халык җырының сурәтен ясагыз әле, татар җырының бер образын күрсәтегез әле” дигәндә рәхәтләнеп сезнең әсәрләрне күрсәтергә мөмкин инде хәзер, минемчә. Сез бик зур эш башкардыгыз бу циклыгызны ясап. Менә ул күргәзмәгездә сез илһамланган ул татар халык җырлары, татар моңы яңгырыймы, куйдыгызмы аларны экспозициягыз вакытында?
Р: Куйдык! Ачылышта акапелла җырлары булды, аннан соң үзебезнең “Мирас” ансамбле килгән иде, җегетләр килгәннәр иде. Курай белән дә, акапелла да җырлап, Гөлҗамалны җырлады бер кызый матур иттереп. Аннары уйнадылар үзебезнең, ну, Арча көйләрсез булмый инде, ул якларсыз. Сарман буйларсыз берничек тә барып чыкмый ул, уйнадылар. Аннары кызлар күргәзмә барышында куйганнар иде: җыр агылып торды. Кайсы төшкә куйган булганнардыр аны – килеп керәсең, әкрен генә татар көе уйнап тора күргәзмәдә. Үзенчә бик уңышлы килеп чыккан аларның бу ...ләре. Аны инде кызлар үзләре тырышып эшләп куйганнар, үзләренчә бөтен нине җыеп алып, туплама ясап. Ну, әйбәт кабул иттеләр дип үземчә... Үземә дә күңелле булды инде шунда.
Ә: Иң мөһиме үзегезнең күңел булу. Күңелегез булуы бик яхшы.
Р: Алай гына түгел шул. Алай гына булса ул... Минем күңел булды да, шуның белән булыр иде. Үзебезнең татар җирендә үзеңне ятим итеп тоя башласаң да бер җүнле түгел бит инде ул. Шуңа күрә аякны аерып куеп басып шул темага күргәзмә ачу кирәк ул. Аны аңлаулары, аны кабул итүләре кирәк. Минем бит әле, үзегез әйткәнчә, эшләргә исәп бар әле һаман.
Ә: Алла боерса.
Р: Алла боерса, әйе.
Ә: Менә Алабугадагы ятимнәр йортын, балалар йортын телгә алдыгыз да, минем исемә сезнең бер рәсемегез төште. Ул да булса – портрет. Сез портретлар өлкәсендә бик эшләмисез, ләкин сезнең ике улыгыз Альберт белән Робертның кечкенә вакыттагы портретлары бар иде. Бик матур! Һәм, әлбәттә, хәләл җефетегез Әлфия Флюровнаның да матур гына кара төймә күзләрен үзегезнең иҗатыгызда чагылдырганны мин бик яхшы беләм. Башка портрет әсәрләрегез бармы?
Р: Бар иде, бар иде. Эшләп тә карадым. Бар иде, таралып та беттеләр инде. Аннары мин ул портрет мәсьәләсенә саграк карый башладым, әзрәк кенә дин тәгълиматлары колакка чалына башлагач, “әһә, менә бу мин белгән кеше миннән җан сорап килсә, мин нишләрмен” дигән. Шуңа күрә андыйны саграк кыйланып портретны... Минем бөтенесе дә, портретлар белән эшләрдә, күргәнегезчә, татар халык җырларында кызлар, җегетләр, әбиләр, бабайлар – бөтенесенең дә портретлары бар бит. Әмма дә ләкин алар җыелма образлар барысы да. Үзебезнең татар кызы икәне әллә каян, сез әйткәнчә, күренеп торсын.
Малайларның портретлары – ул үзенә күрә бертөрле романтика, балачакның романтикасын аларга тагып, үзем нәрсә уйлаган, шуларны... Кулларына өч литрлы банка белән балык, алтын балык тоттырып, шулай иттереп эшләгән эш анысы. Әлфия инде бер кочак мәтрүшкә белән шул, чиләктә җиләк белән дигәндәй.
Опять шул романтикага әйләнеп кайта инде портреты булса да, тегеләй булса да. Ну, үземнең портретны мин, конечно, бик яман итеп ясыйм. Мин үземне кем икәнемне беләм. Сезгә караганда күбрәк беләм. Шуңа күрә мин үземне бик яратып бетермим. Рәхәтләнеп үземнән үзем көлеп, шунда шаярып-нитеп эшлим. Минем сыңар күзле портретым да бар үземнең. Теге, Тукайның шигыре бар бит...
Ә: Күргәнем бар минем аны, күргәнем бар!
Р: “Һичкем дә юк, уй да мин” дигән. Шул сыңар күз белән нитеп утырган. Андый портретым да бар.
Ә: Портрет дигәндә, ул шарж гына бәлки? Бераз гына охшаган инде, шулай бит? Шарж тибындарак булган.
Р: Әйе инде.
Ә: Сөбеханалла. Үзегезгә шулай шаяру күзе белән карау – үзе бар осталык инде ул. Әйдәгез инде хәзер керамика өлкәсендәге эшчәнлегегез турында сөйләшик. Керамикада сез үзегезне ничек менә күрсәтә аласыз? Анда нинди хисләр белән эшлисез? Шул турыда кыскача әйтеп китегез әле.
Р: Ә менә монысы, бер яклап караганда, ул техник, технологик сәнгать төре булса, икенче яклап андагы ул пластик мөмкинлекләр чикләнмәгән. Балчык бит инде ничек бөгәсең, шулай бөгелә. Аны нинди төскә буйыйсың, шундыйны тота ул. Анда мин үземчә иң башлап эшләгән эшләр – халык сәнгатеннән ерак китмәдем инде мин. Каян чыккандыр, ул минем элек-электән, балачактан ук бар иде. Мин елга буенда йөргәндә... Төсле балчыклар чыга бит инде су аккан җирдә: агы да, кызылы да, аның шәмәхә чаклы төсләре бар иде. Шуларны җыеп алып кайтып, кечкенә чүлмәкләр ясап шунда, шуларны мунча мичендә яндырырга тырышып утырулар... Алар ярылып бетәдер иде инде шытыр-бытыр барысы да. Менә шуннан китте-китте, шул керамикага кереп киттем.
Бөтенесе минем борыңгы Болгар керамикасы юнәлешендә үземчә итеп эшләнгән эшләр алар. Аларның чын кыйммәте, үз кыйммәте дип әйтим, нидән гыйбарәт – мин анда алар белән буяу өстендә эксперименталь рәвештә күп эшләдем. Балчык өстендә чып-чын көмеш тергезү – ул көмеш белән капланган кебек булып тора, ул чын көмеш. Чын бакыр белән капларга мөмкинлеге бар аның. Әллә нинди мөмкинлекләре бар аның, керамиканың.
Монда бит тышта ул ... яктың, мичкә тыгып куйдың. Мичнең эчендә утырып булмый бит инде “менә болайрак чыгарга тиеш” дип. Анда бернишләп булмый. Ябып куйдың да, сигез сәгатьтән соң аны чыгарып кына карыйсың. Чыктымы, булдымы-булмадымы, шулай гына.
Аннары инде икенче юнәлеше бу эшнең – менә зур монументаль эшләр эшләнәдер иде элек. Алабугада балалар тудыру йортында бер панном бар иде зур гына. Аннары балалар бакчаларында фонтаннар бизәлгән иде – тутый кошлар белән халык сәнгате өлгесенә якын китереп эшләнгән эшләр инде. Аннары мәчет манарасын тышкы яктан йөзләгән плиткалар... Алар шул татар орнаменты кереп киткән инде. Ну, алары инде монументаль сәнгатькә керә.
Ә хәзергесе көндә менә музейда сакланган эшләр керамикасы – алар менә шул Болгар сәнгате темасында эшләнгән. Шул сакланып калган үрнәкләргә карап эшләнгәнрәк. Опять уже, мин әйткәнчә, бернинди дә турыдан туры күчерү юк. Күчерелми ул, ул турыда сүз дә булу мөмкин түгел. Сәнгать булгач, һәркемнең үзенең карашы булырга тиеш, үзенең пластик юнәлеше булырга тиеш. Шуңа күрә алар менә шуңа таянып эшләнгән эшләр дип әйтергә була.
Ә: Аерым гына бер керамика күргәзмәсе булганы бармы, югыйсә ул шушы рәсемнәр күргәзмәсендә куеламы сезнең керамика әсәрләрегез?
Р: Керамика әсәрләре, алар хәзер таралып та бетте инде. Исегездә булса, Алабугада теге зур китап магазины бар иде бит. Анда минем эшләрем бар иде зур-зур, озын-озын. Ике метрдан биегрәк керамик формалар. Алар инде кибет ябылгач каядыр таралып беткәннәр, мин аларны тапмадым да, күрмәдем дә. Төрле музейларда бит алар, тупланмаларда. Менә элек НКЦ бар иде Казанда – Милли Мәдәни Үзәк. Ул хәзер ябылды, анда хәзер Милли китапханә. Аларның фондлары кая киткәндер, белмим, анда минем күп эшләрем. Аннары менә бу үзебезнең Сынлы сәнгать музеенда, Татарстан дәүләт музеенда саклана торган эшләр. Менә үземнең азаккы күргәзмәгә менә шул Сәнгать музееннан чыгарып куйганнар иде минем анда сакланган эшләрне. Алар бик органик рәвештә кереп утырдылар шул нигә. Пластика ягыннан да, төс ягыннан да бик ерак китмәгәнмен икән.
Менә шулай иттереп бергә-бергә тупланган, җай чыккан чакта менә аларны шул күргәзмәне тулыландырыр өчен куярга була. Куярга кирәктер дип тә уйлыйм. Мөмкинлекләре, музейлар белән музейлар арасында хәзер алыш-биреш җайсызланды. Бер музейдан икенче музейга күчерү бик четерекле эш. Шуңа күрә аның белән бик басмаска тырышалар музейщиклар да, үзебез дә инде. Ә болай, туры килгәндә менә шулай эшләргә була.
Ә: Менә сез күргәзмәләр белән яки анда башка чакырулар белән чит илләргә дә чыктыгыз, аеруча Төркия һәм Кипр ягына чыктыгыз, төрек Кипры ягына чыктыгыз. Анда башка рәссамнар белән бергәләп эшләдегез. Анда да калдырып киттегез үзегезнең хезмәтләрегезне, үзегезнең әсәрләрегезне. Менә чит илләрдә йөргән вакытта яки башка рәссамнарны күргән вакытта сезгә аларның ниндидер хисләре яки аларның ниндидер бизәкләре йогынты ясыймы? Юкса сез аларның берсен дә кабул итмичә бары тик үз юлыгыз белән генә барасызмы? Йогынты бармы, тәэсир бармы дип сорыйм.
Р: Ул турыдан туры йогынты булмаса да, менә кеше күңеленә кергән әйбер, күренгән әйбернең кайсыдыр ягы белән йогынты ясавы бардыр дип уйлыйм, гәрчә үзем менә ул йогынтыга бер дә бирешмим дип уйласам да. Рәссамнар белән бик күпләр белән эшләдек анда. Төрле өлкәләрдән килгән. Башлыча барысы да төрки мәмләкәтләр инде, әмма шулай да алар бит инде төрле төбәкләрдә. Географик төбәк булса да. Әнә төрекмәннәр киләләр, аларның эшләреннән эсселек килеп торган кебек. Казакъларныкыннан инде дала исе килгән кебегрәк барыбер. Шул менә бер-береңә позитив яктан йогынты ясау өчен эшли торган рәссамнар бергә булсын, күрешсеннәр, күрсеннәр берсен берсе дип… Анык кына итеп йогынты ясадым мин или миңа йогынты ясадылар дип әйтү ул студент вакытта килешле, бик кирәк эш ул: төсен ала белү, курыкмыйча эшләү. Алар була торган хәл. Ә хәзерге вакытта, хәзерге безнең яшьтә инде ул булса да, бик сизелеп эшләнә торган эш түгелдер.
Ә: Чөнки төрки культура, төрки мәдәният, төрки бизәк, орнамент бик бай. Сез әйткәнчә, менә төрекмәннәрдән җылылык килсә, казакълардан дала исе килсә, татарлардан… Яки төрек культурасы, төрек мәдәнияты үзенең байлыгы белән аерылып тора. Минемчә, барыбер дә ниндидер турыдан туры йогынты булмаса да, барыбер хисләнү, илһамлану бардыр дип уйлыйм инде мин, анысы бардыр.
Инде әйдәгез менә хәзер шушы татар бизәге турында бер сөйләшеп алыйк әле. Менә татар орнаменты буенча бүгенге көндә шактый гына Казанда эшлиләр дип уйлыйм инде мин. Һәм шушы татар бизәген үзенә күрә бер шамаилләргә кертеп җибәрү, анда ниндидер дини каллиграфия ягына кертеп җибәрү, татар шамаиле дигән жанрны яңадан яңарту – ниндидер бер эше бара кебек тоела миңа. Аеруча шушы Нәҗип Нәккашләр, анда Рөстәм әфәнделәрнең эшләре минем күзгә ташлана. Сез бу өлкәдә эшчәнлек алып барасызмы һәм башкаларның эшләрен ничек итеп бәялисез?
Р: Менә бик гади сорау кебек тоелды да, әмма дә ләкин бу бик катлаулы. Татар сәнгатенең орнаментик сәнгате, ул бит инде күп гасырлы. Орнамент чигүдә дә бар, чүпләм сөлгедә дә бар, тәрәзә өлгесендә дә бар. Ат йөгәннәренең уелларына да бизәк сугыла. Менә ул төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрә аны кулланмыйм дип әйтү, татар сәнгатендә эшләгән кешеләр алай әйтсә дә, ул дөрес булмый. Аны кулланмыйча мөмкин түгел. Ул картинаны композиция рәвешендә төзи башлаудан ук кереп тә калырга мөмкин. Ул барыбер шул төсләр линиясы булсынмы, композиция булсынмы, барыбер анда бар ул, ансыз булмый.
Үзебезнең рәссамнарга кагылышлы: шамаил сәнгате бүгенгесе көндә яңадан торгызылып килүе күңелле ул. Ул элек тә бар иде инде, ул бервакытта да туктап тормады бугай инде. Совет заманында әзрәк шул идән астында гына эшләнгән эш булып, аны күргәзмә залына кую турында уйлау да юк иде инде. Ә бүгенгесе көндә ул якка бит инде кысылу юк. Осталар бар, осталар күп эшлиләр. Үзебезнең бит әле безнең каллиграфия өлкәсендә эшләгән яшь рәссамнарыбыз да бик матур-матур эшләгәннәр бар. Менә Төркиядә укып кайткан Гөлназ безнең бар, аннары Чаллыдан кызлар бар әле, шулкадәр матур камил эшләр эшлиләр.
Менә ул бит орнамент… Без аның хәзер генә сакраль ниләрен аңлап бетермичә эш итәбез. Гүзәл Фоатовна аңлатып бирә безгә: “Менә монысы аның күгәрчен, монысы аның карлыгач, монысы карчыга.” “Монда карчыга кайда икән” дип карап торасың. Әмма аның бөтен сакраль ниләре дә бар. Монысы алма, монысы… Аннан соң миңа итекчеләр дә аңлатканнар иде: менә арткы яктагы бу бизәк шайтан күзен чуалта торган… Әллә нәрсәләр уйлап чыгара, әллә нинди сакраль үзләренең әһәмиятләре бар икән ул орнаментның. Без генә аны хәзер бизәк кенә итеп кабул итәбез. Бизәк түгел ул, ә фәлсәфи бер дөнья күзаллау, шәрехләү алымы татар дөньясында. Татар сәнгатендә генә түгел, ул бит инде дөньялыктан чыккан, көндәлек тормыштан чыккан. Алар бит инде гамәли сәнгать әсәрләреннән безгә килеп ирешкәннәр барысы да. Хәзер генә без аны станковый сәнгатькә әйләндереп бетердек.
Ул бит чүлмәк тышындагы бизәкләр, сөлге башындагы бизәкләр барысы да, тәрәзә башындагы бизәкләр. Шуннан чыккан бит алар барысы да.
Ә: Әйе. Менә сезнең үзегезнең иҗатыгызда ислам диненең йогынтысы чагыламы? Дини темаларга мөрәҗәгать итәсезме?өзелә, нидер киселгән ахрысы
аңлашылмый