З: Ни өчен?
АХ: Анысы башка мәсьәлә, ул кыска гына аңлатып карыйм. Чөнки тәфсирләрдә, тәфсир бит инде ул Коръәнне аңлату, шәрехләү өчен эшләнгән, язылган китаплар. Чөнки ул китапларда Коръәнне аңлату шул кәдәр зәгыйфь булган әйеме, нәтиҗәдә мөселмән халыкларның фикерләре бик тарайган. Коръәнне аңлауда hәм, гомумән, үзең яшәгән дөньяны тану да, ул дөньяда узеңнен тоткан урыныңны тану да бик сай булган. Менә кабатлап әйтәм, безнең татар дин галимнәре, прогрессив фикер дин галимнәре, алар шушы халәтне үзгәртергә тырышканнар, хәзерге көндә, ул заманда да безнең татар дин галимнәренең карашлары, барысыныкы да, hәм киң колачта бөтенесенеке дә кабул ителмәгән. Аерым-аерым күренешләр кабул ителгән, аларның аерым-аерым фикер карашлары. Мәсәлән, шул ул Бигиевны алсак, Русияда яшәгән дәверендә дә, чит илдә яшәгән дәверендә дә, ул язган, күп язган, әмма, мәсәлән, аның илаһи мәрхәмәтнең гоммуйлеге турында фикерләрен мин таралганын белмим, ә, мәсәлән, шигый мөселманнарының яшәеше белән, аларның ихтихадлары, инанулары белән танышканнан соң язган hәм шигырьләре тәнкыйть буларак кабул ителгән китабы, ә гәрчә ул тәнкыйть булмаса да, Бигиев аны үзе тәнкыйть дип атамаган, менә аның ул китабы, ул китапның исеме “Әл вашыйга, финак кайнак дәшига дип атала”. Ул Ислам дөньясында әлеге көнгә кадәр басылып килә.
З: Бик зур мәсьәләләр буенча мөфтиләр, әлбәттә, фәтвә чыгара ала алмас инде хәзер, чөнки зур мәсьәләләр хәл ителгән дип уйларга кирәк, зур мөфтиләр тарафыннан әйтелгән булырга мөмкин. Ләкин кайвакытта көнкүреш тормышта кечкенә генә бер мәсьәләне дә Ислам дине күзлегеннән караганда, фәтвә кирәк, шуның өчен сорадым. Димәк, Камил хәзрәтнең, Равил хәзрәтнең андый хокуклары бар, алар фәтвә чыгара алалар, сезнең фикерегезчә?
АХ: Алар, әлбәттә, аларның җитәр дәрәҗәдә белемнәре дә бар, hәм биләп торган урыннарына мәртәбәләренә күрә, алар мөфти булгач, мөфти – ул фәтвә чыгаручы дигән сүз бит инде ул, ягъни алар аны эшли алалар.
З: Безнең бу аудиоәңгәмәбезнең тыңлаучылар күбесенчә Европада яшәүче татарлар hәм татар теле өйрәнергә теләүче кешеләр. Менә инде сез Муса Җаруллаһ улы Бигиев турында күп мөдәрештә сөйләдегез, аны яраттырыр, аны танытыр, аны укытыр өчен сез нинди сүзләр белән Муса Бигиев турында характеристика бирер идегез?
АХ: Бу бик тирән сорау, шуңа күрә миңа бераз фикеремне, акылымны тупларга кирәк. Муса Бигиев турында, мәсәлән, ниндә булса бер аудитория каршында сөйләгәндә, мин шундый бер мөмкинлек, мөмкинлек тә түгел ул, шундый бер ысул таптым үзем өчен. Мин башта аның үз вакытында, замандашлары тарафыннан ни кадәр мөгътәбәр, ни кадәр хөрмәт, никадәр абруй иясе булыуын күрсәтәм. Аңа карата булган ихтирамның, ни кадәр югары дәрәҗә булуын hәм нинди кешеләр тарафыннан булуын күрсәткәндә, бәлки, Бигиев белән беренче тапкыр таныушычы, минем авыздан ишетеп танышучы кеше, ул Бигиевка карата бәлки кызыксыну уята белер, уята алыр дигән бер фикердә торам. Менә бусы – бер ысул. Икенче ысул – ул Бигиев моны бик гади, гадиләштереп биргәндә Бигиев – ул... менә мондый формула китерер идем мин. Күз алдына китерегез, кешене күккә, космоска очыртыра торган бер ракета тора ди. Ракета бик матур, төзек, аны буяп торалар, аның тирә-ягында бөтен нәрсә җиренә җиткергән, багып торалар, әмма ракетаның ни өчен кирәкле булган җиһаз икәнен белмиләр. Менә Ислам дине шул. Ислам динен менә шул ракета белән чагыштырсак, очмый торган ракета. Ә Бигиев килгәндә, “Егетләр,” – дигән ул, “бу бит очарга тиеш, әйдәгез мин сезгә күрсәтәм”. Яки, мәсәлән, урманнан чыккан, бер урман халкы күреп алса, асфальт салынган юл, hәм аның юлында тора бер бик затлы, кыйммәтле спорткар машинасы. Менә алар чыкканар да: “Ай, нинди матур машина”- ди, аның янында хоровод йөртәләр hәм аңа табыналар. Ә Бигиев килә дә: “Егетләр, бу машина – бик зур тизлек белән сезне кирәкле җиргә алып барырга җайланган җиһаз,” – дип әйтә, - “Менә аның чын куллануы шушындый ук булырга тиеш,” – дип әйтә. Менә бу инде мультипликационный бер ысул булды, әмма Бигиев чынлап та Исламның мөмкинлекләрен, Исламның ни кадәр тирән булуын күрсәткән кеше. Һәм тагын бер кыска гына шәрех: Исламга бәя биргәндә hәм Исламның хәятенә бәя биргәндә, Муса Бигиевның менә мондый сүзләре искә төшә: ул әйтә: “Галәм кадәр киң Исламны дин галимнәре үзләренең уймак кадәр акылына сыйган өлешен генә алдылар да”- ди, “менә ул – Ислам”, - дип, халыкка тәкъдим иттеләр” – ди. Ягъни галәм хәтле Исламны, “уймакка сыйганын гына, үзләренең акылларына сыйганны кабул иттеләр дә” – ди, “Ислам диеп, шуны халыкка өйрәтә башладылар” – ди. Берсе дә өйрәтмәгән, Ислам галәм кадәр булуын, ә Бигиев – менә шушы эшне башкара башлаган кеше, ул да аның ахырына җитмәгән. Әлбәттә, чөнки аның әйтүенә күрә дә, Ислам ул галәм кадәр булгач, аны танып бетерү, аның мөмкинлекләрен, аңа салынган фәлсәфәне, ул фәлсәфәнең тирәнлеген hәм кеше тормышы өчен әhәмиятлеген сөйләп бетергесез, Бигиев аны башлаган, Мәрҗаниләр аны башлаган кешеләр, шул яктан, Бигиевкә әгәр сүз барса, нәрсә белән кызыктырырга дип кешеләрне Бигиевның мирасыннан, менә шушы бер-ике-өч мисал белән кармак салыр идем мин.
З: hәм аннан соң инде, әсәрләрен, үзегез бастырган әсәрләрне, аның турында чыккан җыентыкны тәкъдим итәр идегез, шулай бит? Казанда бик матур җыентык чыкты, “Җыен” нәшриятендә сезнең авторлыкта, сезнең хезмәтегез буларак чыкты. Менә Муса Бигиев hәм Коръән темасын күтәрәсем килә. Чөнки Коръәнне бастыру, Казанда бастыру мәсьәләләрен шактый четерекле эш алып барган шәхес, шулай ук тәрҗемәсе, тәфсире турында катлаулы бәлки дә каршылыклы фикерләр әйткән шәхес. Сез ничек бәялисез, аның Коръән өлкәсендәге эшчелеген?
АХ: Бигиевның мирасын алсак, ул асылда берничә юнәлешкә караган хезмәт кылган ул, әмма иң мөhимнәре шушы аның мирасындагы юнәлешләренең – ул Коръәнне өйрәнү hәм фикх мәсьәләләре. Мин әйтмим башкалары ул кадәр әhәмиятле түгел дип, әмма болары менә хәзерге мәлдә, минем үземнең дә тәфсирләнүемә күрә, иң көчле, аның эшләгән иң зур эшләре шушы ике өлкәдә эшләнгән. Коръәнгә кайтабыз, Муса Җаруллаһ чит илләрдә укып, 1904 елда Русиягә, ватанына әйләнеп кайта, hәм аның 1905 Русиядә язылган беренче китабы чыга, ул аталган “Коръән hәм мөсхәфләр тарихы”, бу аның беренче китабы була, ул гарәп телендә язылган була, Санкт-Петербург шәһәрендә басылган була, ул калын түгел, әмма анда куелган мәсьәләләр шул кадәр әhәмияткә ия була, аның бу әсәрен Мисырда Рәшид Рида үзенең “Әл-мәнәр” исемле журналында бастыра башлый. Ягъни беренче әсәре белән үк, Муса Җаруллаһ Ислам дөньясындагы прогрессив фикер ияләренең игътибарын үзенә җәләп итә. hәм бу беренче әсәреннән үк, Коръәнгә караган булуы, аның менә әйтәләр бит лейтмотив дип, бөтен мирасында шушы тема ул башыннан ахырына хәтле. Менә беренче китабы мин әйттем, Коръән турында, hәм 1947, 1948, 1949 елда хәтта, ул 1949 елда ул без беләбез, менә шушы аның гомеренең соңгы елларында, Төркиядә чыккан журналларның берсендә, Муса Җаруллаһ, Коръәнгә багышланган әсәренең тәрҗемәсе басылып килә. Ягъни дөньяда үзе исән чакта чыккан әсәрләре беренчесе дә Коръән турында, соңгысы да Коръән турында булып чыга. Шуңа күрә бер дә аптырыйсы юк, әгәр мин әйтсәм, Коръән темасы Муса Бигиев мирасында беренче урыннарда торган тема. Аннары без беләбез, 1912 елда Муса Җаруллаһ Коръән тәрҗемәсен тәмамлап, татар теленә тәрҗемә итә, татар деле дип шартлы рәвештә әйтәбез, ул хәзерге татар теле түгел, әлбәттә, ул телне госманлы дәүләтендә яшәп, госманлы телен белгән кеше әле дә аңлый торган булганнар. Ул саф госманлы теле булмаса да, Бигиев тырышкан үзенең әсәрләрен аңлаешлы итәргә hәм Русияда яшәүче төркиләргә мөселман төркиләргә, hәм госманлы империясында яшәгән, hәм госман телен белгән кешеләргә.
З: Ну ул вакытта, үзенә күрә бер мода дип әйтим инде, үзенә күрә бер юнәлеш тә була бит, татар теле белән госманлы, аеруча госманлы төркчәсендә якынлаштыру юнәлеше була, безнең күп шәхесләребез, күп интеллектуалларыбыз госманлыны бик яхшы белгән, шуңа күрә дә бу телдә язырга тырышкандыр Муса Бигиев.
АХ: Әйе, мин шулай дип уйлыйм. Ике халыкка да, ягъни ике дәүләттә дә яшәгән мөселмәннар өчен аңлаешлы булсын. Менә бу тәрҗемә 1912 елда бастырылырга әзер була, hәм ул Казанга килеп хәтта типография таба, күпме акча түләнәсен, ничә 5000 данә тираж чыгасы була, бөтенесе каралган була, әмма дин әһелләре, муллалар искелеккә ябышып яткан, без аларны кадимчеләр дип атыйбыз, Коръәнне тәрҗемә итәргә ярамый дигән карашта торган, тар фикерле, сай күңелле муллалар, мөфтигә Оренбургка Диния назәрәте мөфтиенә шикаять язып Бигиев өстеннән, имзалар җыеп, бу мөфти бу эшне Коръән тәрҗемәсен басылуын тыеп фәтвә чыгара. Менә сезгә фәтвә дигән әйбер. Бәлки ул фәтвә булмагандыр, әмма мөфти авызыннан чыккач, ул циркуляр булган, бөтен нәшриятларга хат таратыла, аның китабын янәсе, тәрҗемәсен бастырмаска дигән. Һәм бик аяныч һәм кызганыч, Муса Җаруллаһ тәрҗемәсе әлегә кадәр табылмаган, Коръән тәрҗемәсе, табылмады. Аннары Коръән темасына килгәндә, Муса Бигиев мирасында Коръән темасы, аның кайсы әсәрен алма, бөтенесендә диярлек, Коръән аятьләре китерелә. Моны ничек аңларга кирәк була? Дини китап булгач Коръән аятьләре булырга тиеш бит инде, бер уйлаганда, әмма Муса Бигиевның башка китаплардан аермасы, ул Коръән аятьләренә тәфсирдә кабул ителгән аңлатмалар бирми, ә үзенчә аларны тәфсирли.
З: Барыбер, тәфсир булмый мени инде ул вакытта?
АХ: Ул тәфсир була, әмма ул, бездә бит менә нәрсә бар. Моны аңлатып китергә кирәк. Бездә дигәнен мөселмән мәдәниятендә. Мөселмән кешесенә Коръәнне ачып укырга ярый, савап йөзеннән, йә Коръән ашларында, аны Бигиев та әйтә, менә мин хәзер Бигиев фикере буенча барам, аны халык кабул итә: бер изге китап, аны укысаң,саваплы буласың. Ә китапта нәрсә язылганын ул аңламый, гади халык аңламый. Коръәндә нәрсә язылганын аңлар өчен, кеше, бәлки, тырыша-тырыша гарәп телен дә өйрәнер, әмма бу очракта да, Коръәнне ачып, аңа аны аңлар өчен уку тыела, бу бик сәер әйбер, әмма бу чынлыкта да шулай. Коръәнне уку тыела, син тәфсир укырга тиеш, чөнки менә мәдрәсәдә, фәләндә укысаң, сиңа әйтәчәкләр сине болай итеп өйрәтәләр: “Коръәнне син дөрес аңлый алмыйсың, аны борынгы бөек дин галимнәре генә дөрес аңлаганнар, hәм алар шушы аңлауларын теркәп тәфсирләр язып калдырганнар, шуңа күрә син аларның тәфсирләрен укырга тиешсең,” – диләр. Һәм халыкны шулай итеп Коръәннән аералар. Ә тәфсирләрдә, менә әйттем бит инде, Бигиев тәфсирләрне Ислам дөньясына иң зур зыян китергән әдәбият дип атаган. Ә кеше әгәр, мәсәлән, тәфсир укудан риза булмаса, юк әле, тукта әле мин Коръәннен үзен укыйм әле дип, Коръәнне ачса, алар мондый кешеләрне куркытып хәдис уйлап чыгарганнар. Менә хәзер тагын бер читкә бер адым ясап мин әйтергә тиешмен. Сез искә алган Закир Кадыйри исемле галимебез, бик зур хезмәт язып, бик күп хәдисләрнең, хәдисләрнең күп өлешенең, әйтик хәтта 90% ялган булыуын дәллиләгән. Бар бөтенләй уйланып чыгарылган, ялган шуңа күрә хәдисләр. Менә Бигиевка туры кире әйләнеп кайтсак, кешеләргә шундый хәдис тәкъдим ителгән. Ягъни аның яңгырашы, аның идеясы менә болай яңгырый: әгәр дә һәр кем дә кем Коръәнне ачып, аны укып, үзенчә берәр нәрсә аңласа, үзенә җәһәннәмдә урын әзерләп куйды, дигән хәдис таратылган халык арасында. Ягъни адәм баласы, Коръәнне ачып үзе укымасын өчен шулай итеп куркытып куйганнар. Бу бит махсус эшләнгән диверсия. Чөнки Коръәндә Аллаһ та әйтә: “Шушы китапны һәркемгә дә индердем, - ди, “бөтен халыкларга иңдердем,” - дип әйтә, мәсәлән, әйеме. Ә бактың исә, кеше, гади кеше аны ачып укырга аның хакы юк икән булып чыга. Бу – бик куркыныч хәл, дөресен әйткәндә. Менә Бигиев, шушы тәфсирләрдә бирелгәнчә тәрҗемә итми Коръәнне, ул һәрвакыт аңа үзенчә, һәр аятькә үзенчә аңлатма бирә. Менә монысы – Бигиевның Коръән белән эш итүенең тагын бер үзенчеләге. Аннары Бигиевның Коръәнгә багышланган, менә бит әйттем бит, үлгән көненә хәтле Төркиядә чыгып килгән бер әсәре дип, Коръәнгә багышланган, Коръәннең ул әсәрендә аять сүрәләренең, иңү сәбәпләрен, аларның хикмәтләрен, кыскача һәр сүрәгә бәяләмә биреп язган, ул үзенә күрә Коръән белән өстен-өстен генә булса да, гади халыкны, ул Төркия халкы турында сүз бара бит, бу очракта, диннән инде шактый аерела башлаган мәҗбүри рәвештә, шундый халык өчен язылган, гадиләштерелгән Коръән турында, гадиләштерелгән Коръән турында, гадиләштерелгән бер энциклопедия шикелле әйбер ул. Ул бик калын китапны тәшкил итә, ул әле табылмады бүгенге көннәрдә, шул китаптан тәрҗемә итеп аны Төркиядә бастырып килгәннәр. Һәм тагын нәрсә әйтер идем мин Коръән турында. Муса Җаруллаһ Коръән турында, Коръәнгә багышланган hәм борынгы заманнарда язылып, бик яхшы, бик белемле галим тарафыннан язылган Ислам дөньясында, мәсәлән, Андалусияда язылып, әмма гасырлар давамында игътибардан төшеп калган hәм халык хәтереннән югалган китапларын да тергезә. Мәсәлән, Казанда 1907 елдан башлап ул шундый берничә китап бастыра, Коръәнгә багышланган. Имам Шатыйбиның бер-ике китабы, берсе аның фикхы буенча, берсе Коръән буенча, hәм башка галимнәрнең Коръәнгә караган. Һәм Бигиевның максаты булган, ул аны китапларында яңгырата да ул максатны: “Минем максатым – Коръәнне халыкка якынайту, ә халыкны Коръәнгә якынайту”. Ягъни, безнең шәкертләребезгә, муллаларыбызга, мөгәллимнәребезгә чын Коръән тәкълимәтен бирү, дип, үз фикерләрен түгел, ә борынгы, әмма онытылган галимнәрнең мирасын кайтара. Монысы – тагын бер үзенчәлеге. Тагын бер үзенчәлек. Без беләбез 1923 елда Муса Җаруллаһ кулга алына, hәм аның кулга алынуының сәбәпләренең берсе була аның Ташкентта яшәгән дәверендә. Төркиядән килгән, ул вакытта Советлар хөкүмәте, большевиклар, Төрек дәүләт әһелләре белән, Төрек хөкүмәте белән бик якын мөнәсәбәтләрдә булалар, шуңа күрә, шушы 1921 елда, Төркиядән бик зур парламент делегациясы килеп төшә Русияга, советлар, большевиклар иленә. hәм шул исәптән Урта Азия илләренә дә, республикаларына барып чыгалар.
З: Исмәт паша хәяте турында сүз бара ахрысы?
АХ: Монда исемнәрне әйткәндә, Муса Җаруллаһ шушы делегацияда катнашкан, Суиссаллы белән очраша.
З: Исмаил Суиссалы?
АХ: Суиссалы белән очраша. hәм Төркия парламентында ишеттерер өчен, үзенең мөрәҗәгатен аңа бирә. Ягъни бу мөрәҗәгатендә Муса Бигиев Төрек парламентарийларына үзенең киңәшләрен бирергә тели. Монысы аерым мәсьәлә, мин аңа хәзер тукталмыйм. Әмма Бигиевны кулга алгач, аңа башка гаепләүләр белән бергә, аңа шушыныда атыйлар: “Менә сез ни хакыгыз белән”, - минем ул документларны укыган бар, допрос протоколларын, анда язалар, анда менә мондый сорау бирәләр: “Ни хакыгыз белән сез, чит ил вакиле белән күрештегез?” Ә Бигиев болай дип җавап биргән: “Мин” - ди, бөтен Руссия мөселманнарының вәкиле буларак, шушыны үз өстемә алдым”- ди, очрашуны, “Ә нишләп сез бөтен мөселманнар исеменнән, үзегезгә менә шуный хак бирдегез?” - ди. Ягъни нишләп сез үзегезне бөтен мөселманнар исеменнән эш итәрлек кеше дип таныйсыз, ди. Ә Бигиев болай ди: “Чөнки мин Коръәнне барысыннан да яхшырак беләм!”
З: Искиткеч. Мин бу фактны беренче тапкыр ишетәм сездән. Моңа хәтле бер дә ишеткән юк идем.