И: Ягымлы сүзне аны теләнеп алмыйлар.
Г: Ә баланы? Аны теләнеп алалармы?
И: Остаргансың. Әнә, акланырлык сәбәбең дә бар – күпме китап җыеп алып кайткансың.
Г: Менә мин бүген кояш исе килеп торган ап-пак күлмәк киеп, түгәрәк алъяпкыч бәйләп, сине урам чатына чыгып каршы алдым. Күзләреңә тилмереп, текәлеп ягымлы бер сүз көтеп тордым. Илаһым, бер генә сүз! Бер!
И: Нәрсә булган бүгенгә? Үтте-китте.
Г: Моннан нәкъ егерме ел элек син аргамакка менеп ярминкәдән чабып кайткан идең. Без синең белән өч кое янында очырашкан идек.
И: Ярминкәдән?
Г: Әйе.
И: Җитәр!
Г: Мин сиңа ялгыш сүз әйтемме? Рәнҗеттемме? Рәнҗемә, яме?
И: Юк ярминкәләр, таралган, өч кое да юк, кипкән, корыган, берсе дә калмаган! Көннәр дә, төннәр дә, барысы да шыр ялган, шәүлә, күләгә!
Г: Үткәннәр белән мине дә тереләй күмдең, алай булгач.
И: Җитәр!
Г: Кая барасың инде төнгә каршы?
И: Барыйм әле мин.
Г: Күрәм.
И: Соңгарак калып кайтырмын.
Г: Беләм...
И: Токма… Тары эресе пешерерсең.
Г: Пешерермен, пешерермен.
И: Менә акча.
Г: Куй шунда.
И: Аз булмаганмы?
Г: Бар булганы белән. Бар булганы.
Ә: Искеткеч! Искеткеч, Ирек әфәнде, Гөлчәчәк ханым! Ничә тапкыр тыңласам да, нихәтле укысам да, бу “Өч аршин җир” чынлап торып, менә… Бала җоннарым кабарды, татарча әйткәндә. Безнең тыңлаучыларыбызның күбесе Аяз Гыйләҗевнең бу әсәрен бик белеп бетермәскә мөмкин. Ни өчен әсәр “Өч аршин җир” дип атала? Ни өчен Мирвәли белән Шәмсегаян менә шушылай бер-берсенә каты? Бигрәк тә Мирвәли инде, үзенең ханымына, үзенең хәләл җефетенә шушындый каты мөнәсәбәттә торып, үзенең үткәннәрен онытырга тырыша. Берничә җөмлә белән генә тыңлаучыларыбызга әйтсәгез иде.
И: Беләсезме, бу төптән уйлаганда, Мирвәли дә бит үзенең туган җиреннән аерылып бер генә дә чыгып китәсе килми. Аның инде шул әтисе белән булган мөнәсәбәтләре… Әтисенә бил бөгеп батрак кебек хезмәт итә, әтисе үлгәннән соң аңа әтисенең байлыгы кала. Ул инде кеше булып...
Г: Әтисенеке дип дә әйтү бәлки дөрес үк түгелдер, ул бит уртак тапкан. Ул бит уртак тапкан, ул бит эшләп тапкан мал.
И: Эшләп тапкан, бил-бот түгеп тапкан мал, әйе.
Г: Кемнең менә бил түгеп тапкан малын болай гына бирәсе килсен?! Бирәсе килми бит.
И: Бирәсе килми аны.
Г: Ул бит хәләл көч белән тапкан, ул бит шул чорның трагедиясы.
Ә: Колхозлашу чорының, әйе бит?
И: Әйе.
Г: Колхозлашу чорының трагедиясы. Зур милләтебезнең ачы язмышы ул. Шундый кара бер чоры. Кара чоры. Безнең зур зыялыларыбызны, эшмәкәрләребезне, йөзек кашларын, халкыбызның йөзек кашларын юкка чыгарган чор. Безнең өчен оят чор. Шулай бит? Менә шушы чорның трагедиясын чагылдыра безнең “Өч аршин җир.” Һәм, әлбәттә, Мирвәлинең язмышы, Мирвәлинең менә ни өчен шушы адымга, аның нинди зур гөнаһы бар? Ул нишли? Ул ут төртеп китә.
И: Игеннәрен яндырып.
Г: Ул җиренә ут төртеп китә, игеннәргә ут төртеп китә. Һәм шундый сүзләр бар: “Ә синең туган җиреңне каргарга ни хакың бар иде?” – ди, хатыны әйтә. Бик ачы кеше язмышы. Ни өчен ул, мин теге, үземнең рольдән чыгып әйтәм: ни өчен менә, ни учен ул шулай каты булды икән хатынына? Ул бит инде аны назламаган да, сөймәгән дә. Хәтта ул… Бала алып кайтмаганнар, бала бәхете дә күрмәгән. Миңа калса, Мирвәли үкенгәндер шушы адымына, чөнки ул туган җирен күрергә тилмереп яши.
И: Бик телмерә.
Г: Уш шушы тегермәнгә эшкә керә иген исен иснәр өчен. Тегермәндә эшли. Һәм шушы бәхеткә лаек түгел дип санагандыр ул үзен. Шушы хәтле җирен каргап киткән, җирен, туган җирен, туган халкын каргап, рәнҗетеп киткән кеше шушындый бәхеткә лаек булмагандыр дип санап үзен шушындый бәхетсезлеккә дучар иткән. Һәм, әлбәттә, аның хатыны да шушы ук бәхетсезлеккә эләккән. Язмыш.
Ә: Әсәрнең финалы турында да әзрәк әйтеп китегез инде. Ни өчен “Өч аршин җир”?
И: Әнисе?
Г: Өч аршин җир әдәм баласының соңгы урыны, соңгы тукталышы. Өч аршин җир... Адәм баласына бик күп кирәк дөньяда. Ах, без шулхәтле нәфесле!
И: “Адәм баласына өч аршин җир җитә. Ә ул өч аршин җирне мин аны сиңа теләсә кайдан табып бирә алам. Телисеңме, кайтмык кына?” – ди ул аңа – “Кайтмыйк, зинһар, Карачурага кайтмыйк. Телисеңме, шушы карурман куеныннан табып бирәм? Әнә кара, нинди матур наратлар, каеннар тезелеп киткән! Бу урын бик билгеле урын, Шәмсегаян, син моны мәңге онытмассың!” – дип әйтә ул аңа – “Карачурага гына кайтмыйк!”
Г: Ә бит андагы өч аршин җир туган җиреңдәге өч аршин җир түгел. Шулай бит?
И: Менә минем анды сорауны… Гафу итегез, бүлдердем. Ни өчен кеше үзенең картлыгында туган ягына, туган җиренә ашкына? Күп кенә олпат-олпат кешеләргә дә биргәнем бар... Нишләтәсең инде, җир тартадыр диләр. Чынлап та шушы өч аршин җир безнең рухыбызны, безнең гәүдәбезне шунда тарта торгандыр инде ул. Шуңа күрә без шунда үзебезнең туган якларыбызга кайтып, шунда җирләнәсе килә торгандыр.
Ә: Әйе, татар телендә бик матур бер сүз бар – “җирсү.”
И: Әйе.
Ә: Җирсү нәкъ менә шушы олыгайган саен, кеше үзе теләмәсә дә, канымы, җанымы аның җирси, үз туфрагына кайтып күмеләсе килә. Сезнең каһарманнарыгыз, геройларыгыз, да нәкъ менә шушы хисләр белән туган якларына кайтып баралар. Шулай бит?
И: әйе
Ә: Бик зур рәхмәт! Бу бик матур бер өзек булды. Һәм татар кешесенең, ир-атның нечкә күңелле булып күренмәс өчен дә, каты кылануы, үз хатынына каты телле булып та, ләкин эчендә нечкә хисләрнең уйнауын күрсәтә торган бер әсәр. Диалог чын-чыннан бик матур булды. Рәхмәт яусын. Әйдәгез инде хәзер шушы авыл темасын дәвам иттерик алайса. Сез икегез дә авыл балалары. Ирек әфәнде Балык бистәсеннән, Гөлчәчәк ханым Мөслим ягыннан. Бик матур районнар, бик матур җирләрдән. Менә сез театрлар, театр белән бергә, театр коллективы белән авылларга гастрольләргә чыгасызмы? Кайсы якларга барып нинди әсәрләр куясыз? Авыл халкы сезне ничек каршылый? Авыл тамашачысы белән Казан яки башка шәһәр тамашачасы аерыламы? Шул турыда сөйләшегез әле.
И: Авыл халкы безгә бик якын, чөнки без үзебез дә авыл балалары, сез әйтеп киткәнчә. Авылда үстек. Бүгенге көндә дә авылыбызга кайтып йөрибез. Авылда үзем туып үскән өй бар, анда кайтабыз җәйләрен, Мөслимгә дә кайтып киләбез. Әлһәмдүлилләһ, Аллага шөкер. Үзебезнең яраткан тамашачыларыбызга авылларга барабыз, хәзерге мизгелләрдә бик күп барабыз дип, еш барабыз дип әйтә алмыйм, әзрәк сирәгәйде. Әмма дә ләкин районнарга йөртәләр, зуррак районнарга. Ни өчен икәнен аңлатып китәм: чөнки бүгенге көндә декорацияларын да, масштабын зуррак итеп ясыйлар. Шуңа күрә, теге, авылларда сәхнәләр кечкенә булганда, шул ягы да мөмкинлекләр булмау сәбәпле бара алмыйбыз инде. Аннан инде икенче ягы дӘ: элегрәк йөргән авылларда кешеләр әзәйде, шуңа күрә инде зуррак авылларга барырга тырышабыз. Яки инде район җирлегенә, шуңа күрә район җирлегенә килгәч, тирә яктагы авыл кешеләре анда киләләр инде. Әле Казан эчендә дә без үзебезнең Тинчурин театрында гына түгел, Осиново бистәсенә, Жилплощадка якларына барабыз, андагы ДКларда уйныйбыз. Анда килгәчтен инде, өлкән апалар әйтәләр: “Бик рәхмәт яусын сезгә, без бит инде менә хәзер йөри алмыйбыз театрларга хәтле, шуңа күрә сез монда килгәч, без сезне күрү бик рәхәт,” – дип әйтәләр инде.
Г: Безнең халык театр җанлы, театрны ярата. Шәһәрдә булсын, Мәскәүдә булсын. Мәскәү тамашачысы бик ярата театрны, татар театрын. Халык күп килә. Һәм әйтеп үтәсем килә, ишеткәнегез булдымы икән: безнең театрдан тыш үзебезнең спектаклебез бар – Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектакле. Ишеткәнегез булдымы?
Ә: Юк-юк, ишеткәнем юк.
Г: Анда Ирек уйный, мин уйныйм, Рөстәм Гайзуллин һәм Зөлфия Вәлиева. Без дүртебез, дүртебез спектакль эшләдек. Ул, теге, антриприза дип әйтеп булмый, чөнки ул бөтен сәхнә кануннарына туры килеп эшләнелде. Без министерстводан, мәдәният министырлыгыннан грант алып шушы спектакльне эшләп чыктык. Һәм без башкорт режиссеры Зиннур Сөлеймановны чакырттык. Безнең художниклар, музыка булсын, ут кую булсын, бию булсын – бөтенесе югары профессионаллар белән эшләнелде. Ул чын мәгънәсендә...
И: Бу проектны инде иң беренчедән безнең министырыбыз Ирада Хафизьяновна Әюпова күтәреп алды һәм булышты безгә. Ул спектакль бик үзенчәлекле, тарихы да бик үзенчәлекле. Сюжеты, сюжет линиясы бик үзенчәлекле аның. “Нәзер” булгач, нәзернең нәрсә икәнен сез беләсез бит инде.
Ә: Әйе, алай да әйтеп китегез, тыңлаучыларыбызның белмәве мөмкин.
И: Алай да әйтеп китәбез, бәлки әле безне шушы радио әңгәмәдән соң үзебезнең еракта булган тамашачыларыбыз “әйдә безгә килеп күрсәтегез әле бу спектакльне” дип әйтерләр.
Г: Без җыенып чыгып китә алабыз.
И: Без җыенып чыгып китәргә әзер.
Ә: Бик яхшы.
И: Ике дус бер көнне туалар, бергә үсәләр уйнап, бергә уйнап үсәләр, бер көнне өйләнәләр, бер көнне сугышка китәләр. Һәм сугышта чолганышта калганда аларның бүтән… Әллә исән калабыз, әллә юк дигән мизгелдә минем образ уйлап чыгарӘ: “Әйдә нәзер әйтәбез” – ди. “Нинди нәзер? Исән каласы килә бит” – ди – “Әйдә менә шундый нәзер әйтәбез: әгәр дә икебез дә исән-сау кайтабыз икән, хатыннарны алышабыз,” – ди.
Г: Бер атнага.
И: “Бер атнага,” – ди.
Г: Бу безнең трагикомедия. Нәзер нәрсә ул? Әгәр син үтәмисең икән… Үтәргә тиеш.
Әйттеңме шул сүзне, нәрсәдер эшлим дип, һәм син шул сүзне үтәргә тиеш. Әгәр дә үтәмисең икән, нәзерең тота. Менә шундый сүзләр белән язылган: “нәзерең тота.” “Нәзер тотса, ни буласын беләсеңме син?!” – дип әйтә ул. Менә шул нәзер. Менә бу безнең трагикомедия. Ул комедия түгел, ул трагикомедия. Анда мизгел эчендә җылыйсың, мизгел эчендә көләсең. Тамашачыны шундый нәрсә астында тота, тамашачаны тота торган спекталь ул. Һәм ул безнең горурлана торган спектаклебез, горурлана торган эшебез. Безнең Туфан.. Сүзегезне бүлдерәм, гафу итегез. Безнең Туфан Миңнуллинның оныгы, кызы белән, спектальдан соң безнең янга кереп, без бу спектакльне Германияга алып барасыбыз килә дип, һәм шул Германия тирәсендәге тагын башка илләрне дә эләктерербез дип, безгә бик зур сөенечле хәбәр әйкәннәр иде... Берничә көннән пандемия башланды. Менә шушындый хәлгә юлыктык.
И: Без бара алмыйча калдык. Барысы да алда әле.
Ә: Минемчә дә шулай. Әле сезнең иҗатагызның бәлки уртасында гына, минемчә әле бик яңа уңышларыгыз, яңа казазнышларыгыз булачак. Менә трагикомедия дидегез дә, минем хәзер шундый бер сорау башыма килде. Драма һәм комедия театры сезнең театрыгызның исеме. Кайсысы авыррак? Драмадамы, комедиядамы рольләрне башкаруы авыррак?
Г: Берсе дә авыр түгел. Артистка роль булса, артистның азыгы, җан азыгы бит инде ул. Нихәтле авыррак роль бирсәләр, артист бит инде ул, мин әйтәм инде… Акыллы кеше артист булып... Акыллы түгел инде ул, теге, ничек дип әйтим...
И: Без шулай шаярабыз инде.
Г: Шулай итеп шаярабыз инде без.
И: Садистлар шикелле. Артист үзеннән-үзе… Ул бит инде менә әгәр дә син шушы...
Г: Мазохизм, мазохизм!
И: Әйе, мазохизм, садизм түгел. Шул ук өч аршинга әйләнеп кайтасың икән, әгәр дә син үзеңнең бөтен эчеңне актарып чыгарып тамашачыга җиткермисең икән, ул чагында син тамашачыны шушы чорга алып кайта алмыйсың, аңа ышандыра алмыйсың. Шуның өчен актарылып уйнарга кирәк.
Г: Нихәтле авыррак булса, артист шул рольгә чытырдабрак ябыша. Һәм комедия... Комедия...
И: Авыр инде ул комедия.
Г: Авыр әйбер ул, теге, тиккә генә болай гына кешене көлдереп булмый бит. Әлбәттә, ул безнең уртак эш, әлбәттә, режиссердан тора һәм, әлбәттә, артистлардан тора. Гомумән сценографиядан тора спектакль. Ул уртак эш. Шуңа күрә уртак эшне ничек башкарып чыгаргансың, шул спектакльнең җиңеллеге шуннан килә.
И: Бүгенге көндә Тинчурин театрында Салават Юзеевның (ул Илдар Юзеевның малае) “Кияү урлау” дигән спектакле бара безнең. Менә без инде аны 96 тапкыр уйнадык, менә мин аны әле шушы шимбәдә тагын уйным 97-нче мәртәбә. Шыгырым тулы театр. Күз алдыгызга китерәсезме? Менә 96 тапкыр уйналган спектакль, уйнаган саен театр шыгырым тулы. Ул комедия, халык килә ял итәргә, көлер өчен. Бүтәннәрдән онытылып, менә көлер өчен генә инде.
Г: Бездә халык төрле бит ул. Берсе әйтә: “Минем барып ял итәсем килә, көлә торганга гына бирегез,” – ди. Икенчесе әйтә: “Әйдәгез әле, кайсы спектаклегез җылата торган? Минем җылыйсым килә,” – ди. Бересе әйтә: “Берүк-берүк җылый торган кирәкми, миңа җылый торган кирәкми, миңа уйлый торган, менә уйлый торганны.” Менә шуңа күрә тамашачыга, төрле зәвыклы тамашачыга, төрле теләкле, төрле таләпле тамашачыга эшли безнең театр. Әле тагын менә, онытканчы әйтеп куясым килә, безнең театрда әле күптән түгел генә юбилей булып үтте. Театр окрестырына 35 ел тулды. Безнең оркестрыбыз бар гөрләп эшли торган. Ул безнең театрыбызның йөзек кашы. Шулхәтле горурланабыз, шулхәтле яратабыз оркестрыбызны! Безнең күп спектакльләр тере оркестрга үтә, тере оркестр астында бара. Безнең дирижерыбыз Ильяс Камал! Без аны менә шулай итеп, менә шулай итеп яратып кына торабыз. Ул үзе дә шулхәтле искитмәле талантлы кеше, бик талантлы шәхес, һәм шул ук вакытта ул шулхәтле тыйнак, шулхәтле тәрбияле һәм зыялы, затлы кеше. Менә безнең театр шундый.
Ә: Искиткеч. Бу комедия мәсьәләсендә мин сезгә ул сорауны шулай бирдем. Миңа калса, трагик, фаҗигале рольләрне башкарырга җиңелрәк кебек, әмма тамашачыны көлдерү чынлап та кайвакыт бик авыр. Менә сезнең кәефегез булмаган чакта, тормышыгызда ниндидер бер күңелсез хәл булганда сез сәхнәгә чыгып ничек көлә аласыз, ничек эшли аласыз?
И: Әлфинә апа, менә кырыйда торабыз, име… Менә болай иттереп торасың, менә кайвакытта, теге, була бит инде сез әйткәнчә шундый төрле кәеф була. Ну сәхнәгә чыгып киттең – бетте! Син аны онытасың. Нигә син аны онытырга тиеш? Синең яраткан тамашачың сиңа үзенең хәләл акчасын түләп килгән, синең проблемаларыңны карага килмәгән ул.
Г: Хакың юк.
И: Синең үзеңнең проблемаларыңны сәхнәгә алып чыгарга хакың юк. Халык сиңа килгән, будь добр, бөтен проблемаңны сәхнә кырыенда калдыр да, халыкка үзеңнең тамашаңны күрсәт.
Г: Ә бәлки ул шушылай онытылу чарасыдыр да.
И: 40 температура белән дә уйнаганым бар минем.
Г: Артистлар уйный.
Ә: Чын артистлар шулай уйный торгандыр. Чынлап та анда үзен беренче чиратка куймыйча, ә халыкны, тамашачыны үз алдына куйганга күрә, үзен үзе онытып, үзенең проблемаларын онытып, сәхнәгә чыккач бөтенләй башка рольләргә керә ала. Искиткеч. Мин авыл темасы турында дәвам иттереп, минем шундый бер кызык сорау бирәсем килә. Мин дә авыл баласы, Сарман ягыннан мин, сезнең белән күршеләр. Мөслим миңа бик якын, чөнки күрше генә район, Мөслим башланадыр иде. Менә безнең авылга концертлар килгәндә, спектакльләр килгән вакытта, әлбәттә, авылның мөсафирхәнәсе, отельләре юк. Артистларны өйгә кертәләр иде. Анда, ялгыз апаларгамы, өе зуррак булган кешеләргә кертәләр иде. Андагы апалар, өй хуҗалары инде тырышып-тырышып артистларны сыйларга тырышалар. Кайсы урынга яткызыйм икән дип борчыла башлыйлар. Нәрсә ашатыйм, нәрсә кидерим? Белмим, шундый. Хәзер бармы андый хәлләр?
И: Бар.
Ә: Сез авылларда, районнарда йөрегәндә өйләрдә кунып каласызмы? Авыл халкы ничек яши? Сезне ничек каршылый?
И: Спектакль белән булганда юк, театр белән барганда. Әмма менә кино төшергәндә миңа туры килде. Без кышкы съемкалар белән Арча якларында булдык, Мөхәммәт Мәһдиевның туган якларында. Һәм аның авылдашлары безне үзләренә кертте. Мунчалар ягып, йомшак җирләргә яткырып. Иртә белән торырга тәмле мәмиләрен пешереп куйганнар, пирогларын. Ул ялгыз апа иде. Ул безнең иртә белән торуга тагын мунчасын өлгерткән, балалар мунча керегез дип. Безнең авыл халкы элек нинди булса, ул бүген дә нәкъ шундый. Әлһәмдүллиләһ! Аллага шөкер. Аннан киттек Яшел Үзән районына, анысы бүтән фильм белән, төшергәндә. Нәкъ шулай ук. Җәй көне торып… Авылда торырга бүтән урын юк иде, безнең группа шактый зур. Авыл кешеләренә бүлеп бетерделәр. Нәкъ шулай ук. Бөтенебезне рәхәтләнеп кунак итеп, алар әйтәләр: “Авылда бәйрәм иде бит әле сез булганда, хәзер сез киткәчтен күңелсезләнеп калабыз инде,” – диләр. Менә. Аларга олуг зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.
Ә: Бик яхшы. Бик күңелле мондый хәбәрне ишетүе. Димәк, татар авылы һаман яши, һаман үзенең гөреф-гадәтләрен саклап яши. Эстрада, театр артистларын һаман иң түренә утырта. Шулай бит? Иң тәмле ризыгын ашата, сез әйткәнчә, мунчасын ягып тора. Бу бик күңелле хәбәр. Татар авылы яшәсен, татар авылы чәчәк атсын дип телибез барыбыз да.
И: Амин.
Ә: Менә, Ирек әфәнде, сез телефильмнар турында сүз кузгаттыгыз да, чынлап та Казан телевидениесыннан татарча фильмнар шактый күп бара башлады. Һәм тамашычы бик яратып карый сезнең яки, анда, Галиәсгар Камал театры катнашуында төшерелгән фильмнар хәзер бик популяр булып китте. Сез шул турыда әзрәк үзегезнең катнашкан рольләрегез, катнашкан фильмнарыгыз турында әйтеп китсәгез иде.
И: “Әйтеп китим әле, сүз башым Шүрәле” дигәндәй, кичә безнең Татарстаныбызда зур бәйрәм булып узды. “Татар Кино” берләшмәсенә йөз ел! Чынлап та филармония бинасында зур бәйрәм чарасы узды. Анда инде шушы кинога катнашы булган барлык артистларыбыз, олуг ветераннарыбыз килгән иде. Аларны, алай гына да түгел, үзебезнең Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан җирлегеннән килеп, Белоруссия җирлегеннән дә бар иде… Безнең коллегаларыбыз килеп шушы зур бәйрәм белән котладылар. Үзләренең вакыт табып килгәннәренә дә аларга да зур рәхмәт әйтәм. Әйе, Аллага шөкер, бүгенге көндә татар киносы бар, бара, эшлибез. Ел саен диярлек яңадан яңа проектлар чыгып тора. Ул фильмнарыбыз белән без үзебезнең Казанабызда гына кайнап ятмыйбыз. Без фильмны эшләп бетерүгә алып барабыз баш калабызга. Анда “Дом Кино”да үзебезнең милләттәшләребезгә күрсәтәбез. Аннан соң инде татар көннәре кайда була, шул җирлекләргә алып баралар. Шулай ук үзем дә былтыр шәхсән иптәшем белән бардык Кыргызстан якларына. Андагы милләттәшләребез безне көтеп торалар. Аларга бер генә фильм түгел, дүрт фильм алып бардык. Алар инде фильмнан соң аралашар, нишләп болай дип үзләренең сорауларын бирәләр. Елашып бетәләр, көләләр, чөнки без анда алып барганда, менә әйтеп киткәнемчә, комедиясын да алып барабыз, мелодрамасын да, драмасын да алып барабыз – төрле жанрда булган фильмнар. Һәм “Татаркино” берләшмәсе директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтугановага зур рәхмәт. Ул үзебезнең татар классик язучыларыбызның әсәрләрен укып кына түгел, ә үзебезнең милләттәшләребезгә һәм дә яңа буынга китап аша гына түгел, үзебезнең кинофильмнар аша да танытырга тели үзебезнең классикларыбызны. Шуның өчен без инде төшердек Мөхәммәт Мәһдиевның “Без 41-нче ел балаларын” төшердек, аннары Әмирхан Еникиның өч әсәренә нигезләнеп (“Матурлык,” “Кем җырлады,” “Бер генә минутка”) “823 километр” дигән фильм. Ул бүгенге көндә прокатта бара әле кинотеатрларда. Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” спектаклен. Аның малае, Салават Юзеев, төшерә әсәрен. Тагын әйтмичә калганмындыр… Александр Далматов төшерде Нурихан Фәттахның “44нең май аенда.” Менә шулай ел саен фильмнар эшләнелә. Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” әсәренә нигезләнеп төшерелде, режиссеры Илшат Рәхимбай. Мансур Гыйләҗевның “Исәнмесез” әсәренә Илдар Ягафаров төшерде. Эш бара, бармый дип әйтеп булый. Рабит абый Батулланың улы Байбулат Батулла да “Ядәч! Истә!” дигән фильмны былтыр төшерде.
Г: Без эшлибез Шаян телеканалында. Балалар өчен хәзер безнең, ишеткәнегез булса, Шаян. Балалар өчен махсус канал ачылды. Шаян каналында без тавышландырабыз мультфильмнар. Һәм шулай ук ТНВ каналы өчен без фильмнар тавышландырабыз. Инде хәзер күп сериалларга күчелде менә, ТНВ белән дә эшли башладык. Менә Шаянда безгә нинди генә образлар килми! Анда минем малайларым күп! Менә ул безнең бик өстәмә яраткан эшебез. Шаян, шаян безнең тормышыбыз.
Ә: Димәк, мин сорауны дөрес биргәнмен. Чөнки сәхнәдә уйнамасагыз да, тавышландыру өлкәсендә малай булырга мөмкин, әлбәттә! Мин бик шат.
Г: Анда малай да буласың, әби дә буласың, кыз да буласың, аждаһа да буласың. Шулхәтле рәхәт, шундый! Менә театрда җитмәгән рольләремне мин анда тулысынча башкарам!
Ә: Бик яхшы. Безнең оныкларыбыз да… “Татармультфильм” дигән студия бар иде бит инде. Анда бик матур-матур мультфильмнар төшерелде, шунда классик әсәрләр, анда, Абдулла Алишның “Койрыклар,” Габдулла Тукай әсәрләре, фәләннәр бик төшерелде. Без шуларны бик яратып карыйбыз. Ул “Татармультфильм” хәзер яшиме?
И: “Татармультфильм” яши, эшли. Алар былтырлары, ялгышмасам, чыгардылар “Әлдермештән Әлмәндәр”не татарча. Менә соңгы зур масштаблы проектларның берсе шул исемдә. Эшли-эшли, эш алып барыла.
Ә: Эшләсен. Мин күптән ул нине карап бармаганга, мин әйтәм, туктамаса ярар иде бу проектлары. Чөнки бик матур, балаларга бик кирәкле, кызыклы итеп эшләнгән, татар музыкасын куеп эшләнгән, аеруча шәһәрдә яшәгән безнең татар оныкларына татар моңын геннарына кертер өчен бик кирәкле әсәрләр дип уйлым мультфильмнарны.