Татар культурасын тәрҗемә итеп буламы?
Икенче Епизод

Транскрипция

Ә: Исәнмесез, хөрмәтле тыңлаучыларыбыз! Татар теле, әдәбияты, тарихы, сәнгате турындагы әңгәмәләребезне дәвам итәбез. Бүген чираттагы кунагыбыз: үзенчәлекле шәхес, татар кияве, Татарстан язучылар берлеге әгъзәсе, ләкин үзе чып-чын бер төрек егете. Шул ук вакытта минем шәкертем, укучым, Фатих әфәнде Котлы. Фатих исәнме, хуш килдең!

Ф: Исәнмесез хөрмәтле Әлфинә апам! Рәхмәт яусын чакырганыгыз өчен!

Х: Мин дә рәхмәтемне әйтәм. Фатих Алабуга дәүләт педагогия университетында Филология факультететында татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле һәм әдәбияты филологиясы бүлемен бетерде. Шуңа күрә без бер-беребезне бик яхшы беләбез, бу әңгәмә җылы, эчтәлекле булыр дип өметләнеп калам. Фатих, башта үзең белән таныштырып кит тыңлаучыларыбызны. Ничек килдең син Казан якларына, Татарстанга, ничек монда төпләнеп калдың, нинди уңышларга ирештең, әйдә рәхим ит.

Ф: Менә мин Каһраманмараштан үзем, без гаиләдә дүрт бала булып үстек, игезәкләр без. Олы игезәкләр, кече игезәкләр бар. Әти-әнием инде... Әти минем токарь дип әйтик инде, тимерче. Әтигә ул һөнәр әтисеннән, аңа да әтисеннән, өч буын безнекеләр тимерчеләр нәселеннән дип инде, әти ягыннан. Әтиемнең исеме Нәҗати, бер исеме Нәвзат, һәм әнием – Шүкран, икесе дә мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын, иншаллаһ. Туган шәһәрем Каһраманмарашта укыдым 11 сыйныфны, шуннан ул елларда Татарстан белән студентлар алмашыну чоры бар иде: мондагылар Төркиягә, Төркиядәгеләр монда. Без шул чор вакытына туры килдек, эләктек дим инде шундый нигә. Һәм шулай итеп Татарстанга килеп чыктым. Минем әти ягыннан әбием Зөбәйдә. Зөбәйдә әбиемнең безнең Андырын дигән район бар, Каһраманмарашның районы. Шунда Татарлы дигән, исеме Татарлы, шул, әнисе аның шул авылдан булган. Ул яшь вакытта, яшьли вафат булган, ул әбине без күрмәдек. Әби үзе дә бик яшьли булганда әнисен югалткан. Ләкин шул бер Татарлы дигән бер исем, әбиләрдән Зөбәйдә әбидән, менә шундый авыл исеменнән, без әзме-күпме менә ишетеп калдык менә шул Татарлы, татар сүзен. Менә шулай якынлык дип әйтим инде, җылылык… Таһир белән Зөһрәне укыганда, мин кызыксынып ала идем, 9нчы сыйныфларда, 7нче сыйныфларда, хәтта шуларны… Шул татар исеме, бик булмаса да, әз-мәз безгә инде таныш иде бу исем.

Ә: Димәк татар исеме, татар әбиләрең бераз да сине безнең җирлеккә якынайтты инде.

Ф: Якынайтты, әйе-әйе.

Ә: Бер төркем төрек егетләре, сез 1990нчы еллар азагында Татарстан ягына килеп җиттегез. Араларында син бик аерылып торадыр идең, Фатих. Мөләем, көләч йөзең белән, һәм тыныч сыйфатларың белән, һәм шул ук вакытта татар теленә һәм музыкасына бик кызыксына идең. Сезнең укыган чагыгыз үзгәртү-кору чорына туры килде, татар дөньясы шаулап-гөрләп торган чак иде. Көн саен булмаса да, атна саен концертлар бар иде. Сезнең төркемнәң Хөсәен Чабан азан әйтәдер иде, шул хәтле матур итеп. Бөтен кеше концертны башлаганда, башта азан белән башлап җибәрәдер идек. Аннан соң Фатих Котлы “Миләшләремне” җырлап татарларның хушын аладыриде. Бик күңелле чаклар иде, шулаймы, Фатих?

Ф: Шулай-шулай, бик күңелле. Менә сагынып искә алабыз, телгә алабыз. Менә мин шул Каһраманмараш дип, тел мәсәләсенә, татар телен яратыуынга минем тукталасым килә. Татар теле, дөресен әйткәндә, мин монда килгәнче, мин инглиз теле белән бик каты кызыксына идем Төркиядә, шәһәремдә. Хәтта махсус китаплар алып, инглиз телен өйрәнә идем. Безнең шәһәргә туристлар килә иде: алманнар, башкалар, инглизчә беләләр бит инде. Алар белән сөйләшергә тырыша идем мин, юлда туктатып. Нәрсәдер инглизчә тыңлатып аларга, шул хәтле инде… Инглиз телен өйрәнү теләге көчле иде монда килгәндә. Татарча безнең Каһраманмараш диалекты белән… Татар әдәби теленең охшашлыгы мине тагын да татар теленә җәлеп итте. Карыйм безнең, мәсәлән, юклык формада, хәзерге заман формасында бездә, безнең шәһәрдә “bilmim” дип сөйләшәбез, “tanımıym, bilmim.” Татарча да бит “белмим,” әзрәк ние бар, ләкин.. Карале, мин әйтәм, безнеңчә әйтәләр икән дим мин үземчә. Менә кайбер сүзләр тик бездә, мәсәлән, “boydak” дигән сүз менә, “буйдак” – берүзе, ялгыз кеше дигән сүз. Менә безнең шәһәрдә сөйләшкәннәрен тыңлыйм бит инде. Хәзер инде әйтәләр: “Хаҗка буйдак китеп барды,” – ди, берүзе барган икән, менә буйдак. “bıldır, былтыр” сүзләре, әнидән ишетә идем мин – “dalçıktım” (бик каты арыдым), менә шуларны… Әйтик, мәсәлән, “чәйнәмәк,” төрекчә “çiğnemek” бит – “чәйнәү.” Менә ч белән каты итеп әйтер идек. Сабын, чыбык. Мәсәлән, “edik” сүзе бар бездә, татардагы “итик,” бездә “edik,” мәсәлән. Шундый ниләр. Һәм тагы “sabahaca gelmedi,” “akşamaca gelmedi” – акшамгача, кичкәчә. Шулар миндә татар теленең ничек… “Карале безнең телләребез бик якын, диалектыбыз бик якын икән,” – дип минем күңелемдә татар теленә мәхәббәт бөреләнә башлады дим мин аны. Менә минем күңелемдә дим, татар теленең мәхәббәте инглиз телен җиңде. Мин инглиз теле… Минем читкә китә башлады. Дөрес, безнең анда инглиз теле дә бар иде бит, безнең иптәшләр күберәк инглиз теленә тартылды, чөнки татар теле белән ерак китеп булмый дигән уй бар бит инде, шулай бит? Ә инглиз теле – ул халык-ара дөнья теле, инглиз теле белән бер кеше дә югалмый. Анысы да хак, килешәм бөтенесе белән, ләкин мәхәббәт үзенекен итте дим, өстенлек итте. Татар теле минем яулап алды йөрәгемне. Шулай анда сезләрнең роле бик көчле.

Ә: Каһраманмараш шивәсе белән Казан татар теленең якынлыгын иң беренчеләрдән булып бәлки син тойгансыңдыр. Ләкин синең игезәк сыңарың Туран бер елга соңгарак калып килгән иде, ләкин шунда ук төркемгә кушылып китте һәм татарча шул хәтле рәхәт итеп сөйләшә башлады. Ул әйткән иде: “Апа, безнең телебез сезнең татар теленә бик якын, мин җиңел өйрәндем,” – дип әйтте. Димәк синдә дә шул ук хис булган икән. Минем күз алдында Фатих татар теленең аңлатмалы сүзлеген култык астына кыстырып, коридорларда укып йөргән бер шәкерт буларак күз алдымда калды. Инде менә шушы студент чорыңнан, шәкерт чорыңнан бүгенге көнгә кәдәр татар теле, әдәбияты өлкәсендә нинди уңышларга ирештең? Кыскача гына әйтеп китә аласыңмы?

Ф: Без татарча, безнең биш ел, филология факультетында татар телен, әдәбиятын яратып… Һәм шул вакытта мин… Төркиядән кунаклар килә иде, тылмач кирәк була иде, татарчадан төрекчәгә. Тәрҗемәче түгел, тылмач. Җанлы сөйләмне тәрҗемә итү бит инде. Мине табалар иде. Шунда мин шактый, менә, алар белән йөреп, татар-төрек арасында шул тылмачлык иттем. Шул тылмачлык вакытында минем күңелемә әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү дигән уй да килә башлады, оялый башлады. Мин әйтәм, менә болай булгач… Болай карыйсың, 2004нче елларда шул Төркиядән бер нәшрият 10 хикәя, татар хикәяләрен татарчага тәрҗемә итү, кардәш әдәбиятлар сериясын булдырганда, мөрәҗәгать иткән иде. Без өч иптәш. Мин әйтәм нәрсәсе бар аның, без инде биш ел укыган филология факультетында. Тылмач булып та үземчә эшлим инде. Алынмаган, ләкин үзем җиңелчә карыйм. Авыр булмас, ана телемә тәрҗемә итәм бит аны мин. Кардәш тел татарчага да тәрҗемә итмисең бит инде дип уйлым. Ә тотынгач, безнең беренче, минем тотынган әсәр ул вакытта булды “Әйтелмәгән васыять.” Әмирхан аганың “Әйтелмәгән васыять” әсәре. Әлбәттә, ул әсәрне мин бик яратып, бик хисләнеп укыдым. Бик нык тәэсир итте миңа ул әсәр. Анда минем фамилия Котлы бит, анда Юлкотлы дигән авыл бар. Авылның исеме дә, карале мин әйтәм, минем фамилия да шунда бар икән. Мине тагы да Юлкотлы авылы, ак әби… Ул әсәр мине тетрәндерде шул хәтле. Ә тәрҗемәгә килгәндә, тәрҗемә тәҗрибәсе, беренче тәҗрибә ни хәтле авыр икәнлеген шунда мин татыдым үз җилкәмдә, сиздем. Бер дә уйлаганча килеп чыкмады. Хәтта “ник бу эшкә алындым, нәрсәгә кирәк булды бу миңа” дип үземне тиргәгән чаклар булды. Бик авыр икәнлеген… Ягъни, без кардәш телләр дип әйтәбез, Төркиядә бигрәк тә. Аны, татарчаны, телгә дә санамый. Телгә түгел, чит тел дип санамыйбыз. Диалект дип, lehçe дип караш бар бит инде. Төрек lehçesi, татар төрекчәсе дип карыйбыз, кыргыз төрекчәсе дип карыйбыз, име. Ә юк, күрәсең, ул татарча дигән махсус формалашкан, әдәбиятлы тел бар. Бер гаиләдән без, анасы хак, төрки гаилә, ләкин ул татарча дигән бер тел бар, аны танырга кирәк икәнлеген аңлыйсын. Без инде ияләшкән: телләребез якын, менә “күз, каш, кашык, авыз.” Менә шулар белән генә әйтәбез дә… Әйе бик якын. Хәтта без алданабыз. ХХ гасыр башындагы әдәби әсәрләр, татарча әсәрләрне… Ә бит алар сөйләм… Мәдрәсәләрдә төрек теле укытылган, төрек теле укытылганлыктан, татар зыялылары, әдипләре, галимнәре, төрек телендә рәхәтләнеп сөйләшкәннәр, һәм төрек теленә өстенлек бирүчеләр бар, һәм күпчелек төрекчә язганнар. Без шулардан чыгып… Менә Тукайның төрекчә шыгырьләре бар бит. Менә бит, теге вакытта татарча да, төрекчә дә бер булган дип, җиңелчә уйлап… Алай түгел, ул вакытта да халык менә бүген ничек сөйләшә, йөз ел элек тә болай сөйләшкән. Җамал Вәлиди тел-милләт мәсәләсендә моңа ассызыклап әйтә: йөз ел элек төрек белән татар аңлаша алмый, шуңа ассызыклый. Менә йөз ел элек. Димәк, татар теле, бүгенге татар теле… Чөнки без – угызлар, татар – кыпчак, кыпчак белән татар арасында аерма бар. Без азәрбайҗаннар белән, ярый, аңлаша алабыз, ләкин кыпчак белән кыпчак та шактый аралаша ала. Ләкин кыпчак белән угыз – аларга тәрҗемәче һәрвакыт кирәк булган. Моңа кадәр чөнки шул… Син шулай өйрәнгән, боз җимерелә синең башта, бу киртәләр, бу уйлау. Син үзең чөнки үз башыңа төшкәч, аңлыйсын. Һәм “Әйтелмәгән высыять,” анда “Матурлык” әсәре дә, Шәриф Камалның “Буранда,” “Уяну” әсәре дә. Фәкыйрегезнең тәрҗемәсендә булды, уртак эш иде. Менә шунда мин тәрҗемәнең ни хәтле авыр икәнлеген, хәтта шуны әйтә алам… Менә бу бит тезис түгел, сорашып та караганым бар. Татарчадан русчага тәрҗемә итү татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итүдән җиңелрәк, мин моны әйтә алам. Чөнки татарча-русча арасында тәрҗемә эше еллар буе башкалырган һәм шомарган ул юл. Анда нинди калыплар, ниндидер ниләр, ул барлыкка килгән. Ә төрекчә, татарчадан төрекчәгә – тыкырык кына, сукмак кына әле, шома түгел ул юллар. Һәм шундый нәтиҗәгә киләсең. Менә шул китап, шул әсәрләр бик зур яңгыраш тапты, Төркиядә, әлбәттә. Бу мине дәртләндерде. Аңа кадәр, 2004нче елда дисәм дә, бу әсәргә тотындымю 2005нче елда чыкты ул китап булып. Ләкин “Әйтелмәгән васыятькә” кадәр, минем, әлбәттә, 2000нче елда Аяз абый белән танышыуым тора, Аяз Гыйләҗев белән. Татар әдәбияты дигәндә. Аның Төркиягә сәяхәте, Төркиянең түренә үк үттек дигән хатирәләрен, юл язмасын укыганда, мин аңа тартыла башладым. Күңелемдә ниндидер хис… Чөнки үз илең турында шундый матур сүзләр ишетү мине җәлеп итте. Һәм шул елны Казан китап кибетендә: 15нче март 2000нче ел, бер китап күрәм китап кишстәсендә – “Йәгез, бер дога!” дип атала. Карыйм, исем аста, беләкәй генә исем бар, карыйм – Аяз Гыйләҗев! Бу, мин әйтәм, Аяз Гыйләҗев булгач, бу шәп китап булырга тиеш дидем мин. Һәм сатып алдым. Аның соңгы әсәре дияргә була, Аяз аганың, һәм мин укыган беренче әсәре. 450 битлек калын роман, автобиографик роман. Мин бу китапны яратып укый башладым. Җиңел түгел, ләкин укый-укый, аның турында уйлап, аның кичерешләре, күргән газаплары, лагерьларда, Актас лагерьларында, Казакъстанда… Шуларны күреп, миндә бөтенләй менә, Аяз агага бик тартылдым. Бик чынлап мины аны ярата башладым, танышу теләге туды. Мин әйтәм, миңа ничек тә булса, Аяз абый белән танышырга, кулларыннан үбәргә кирәк. Төрек гадәтләре буенча бит өлкәннәрне кулыннан үбәбез бит инде. Минем хыялымдагычамы икән дим мин, аның фотосы шундыйракмы икән дим. Һәм ачык хат яздым ул вакытта, гәҗиттә дә чыкты. Ачык хаттан соң, мин нәшриятка бардым. Аяз ага белән танышу теләгемне әйттем. Шалтыраттылар йортларына. Шунда әйткәннәр иртәгә сәгать 6да көтәбез дип. Ул булды 26нчы апрель, 2000нче елны, чәршәмбе көн сәгать 6да. Мин инде бик дулкынланам, китапны алдым кулыма. Чөнки мин асларын сызып-сызып укыган идем. Менә мин шуларны күрсәтермен, болай итермен… Шул китап турында да сөйлисем килә минем аңа, ничектер түземсезлек белән. Сәгать 6лар җитте, минем дулкынлану… Ишекне ниттем, кыңгырауга бастым да – Нәкыя апа. Иң беренче соравы шул булды: “төрекчә беләсеңме…” Юк, “татарча беләсеңме?” “Әйе,” – мин әйтәм – “Беләм.” Кердем, Аяз ага кәнәфидә утыра иде. 2000нче ел, ул әкеренләп йөри иде ул вакытта. Икән… Мин аны шуннан белдем, күрдем. Без инде сөйләшә башладык. Сөйләшә башлаганда мин аны хыялымдагыча, күзаллаганча булып чыкты Аяз ага. Гадәттә бит кеше китаптагы кешене ярата, ләкин чынбарлыкта кәефе кырылырга мөмкин яки башка нәрсә… Ләкин юк, мин уйлаганча килеп чыкты Аяз ага, күңелемдәгечә, уйлаганча. Һәм мин инде ялкынланып шул “Йәгез, бер дога!” турында сөйли башладым. Ничек миңа тәэсир иткәнен, асларын сызып-сызып, менә шуларны укып күрсәттем. Бу, димәк, Аяз ага моңа шаккаткандыр дип уйлыйм. Менә бер егет килеп чыга, Төркия, төрек егете килеп чыга да, аның әсәрен укыган, бер кем аңа киңәш итмәгән, үзе тапкан, үзе ниткән. Мин инде Аяз агага бу китапны суздым, култамга сорап, имза сорадым. “Мин үзем бирер идем,” – диде – “Үземдә бер китап бар иде.” “Юк,” – мин әйтәм. “Мин укыган кәдерлерәк,” – дидем. Ул анда шундый кыска бер җөмлә язды: “Фатих бәй, сез минем йортыма кояшның бер кисәген алып килдегез. Рәхмәт,” – диде. Аның сүзләрен минем җиткерәсем килә, минем мактану дип аңлашылмасын. Үзен мактый түгел. Аның нинди олы җанлы, кече күңелле икәнлеген күрсәтер өчен. Ходайның рәхмәте дип саныйм. Һәм мин ул очрашуны… Шул ике мәртәбә без сәгатьләр буе сөйләшкәнбездер. Аның җылылыгы һаман саклана минем йөрәгемдә. Менә мин шуннан соң, шул әсәрләрен укып чыктым да, 4 томлыкны укыдым да, аннан мин тотындым “Җомга көн кич белән”гә, аңа тотындым. О-о-о, ул бит саллырак! Ничек инде әйтим, Бибинур кирәкне бирде тәрҗемә иткәндә. “Җомга көн кич белән” – ул тегесе ике ел барды, әлбәттә, мин фәкать тәрҗемә белән шөгыльләнмим. Бу, дүрт ел барды мының тәрҗемәсе, “Җомга көн кич белән”нең. Нәкыя апа әйтә: “Җитәр инде, Фатих, артык үзеңне бетерәсең,” – ди, тегеләй ди, болай ди. Ә карасам, ул 72нче елдаКояш Тимбиковага язган хатында, ул вакытта “Азат хатын” журналында, Кояш Тимбиковага, 79нчы елда. “Кояш, исеңдәме, мин 77нче елда бер повесть яза башладым?” Менә шул әсәр ул вакытта туган. Менә ничә еллар буе ул аны язган, Аяз ага, “Җомга көн кич белән”не. “Җомга көн кич белән” дә басылып чыкты, аны да бик яраттылар, яратып укыдылар. Кем укыса да, бик яраттылар. Һәм “Өч аршин җир” турында, шуны әйтим. Менә китап чыккач бит инде язучыларда шундый нәрсә бар: һәр кемгә китапны бүләк итәсе килә язучының. Сөенеч бит инде. Мин дә шул “Өч аршин җир”не бүләк итә башладым дусларыма, иптәшлерәмә, сөенеп шатлыгымнан бит инде. Без монда яшибез, бер елдан соң күрешәбез. Шул китапларны бүләк иткән иптәшләрдән сорыйм: “Укыдыгызмы?” – дим. Башларын алга ияләр: “Юк, Фатих.” Берсе дә укымаган. Мин әйтәм: “Сезгә бер ел вакыт бирәм,” – мин әйтәм – ”Әгәр бер елдан соң укымасагыз, китапларны кире алам,” – мин әйтәм. Шулай дидем.

Ә: Алар татармы соң? Төрекме? Төрек дусларыңмы?
Ф: Төрекләр, төрек дусларым. Төрекчәсен бит инде, төрекчәсен. Менә шуның турында истәлекләрне сөйләп китә, укучының, тәэсирләгәннәр… “Җомга көн кич белән.” Аннан китте “Яра.” “Яра – минем йөз аклыгым,” – ди үзе дә “Яра”ны Агаз ага. “Язгы кәрваннар” турында Сибгат ага Хәким… “Язгы кәрваннар” дигән аның шигыре дә бар. Аларны тәрҗемә итү, әйтәм бит, татлы азап дим мин, азап, татлы азап. Шул дүрт китабы бүгенгә чыкты, фәкыйрегезнең тәрҗемәсендә, Аяз аганың. Һәм әле басылып чыкмаган, ләкин тәрҗемәсе беткән әсәре, берәү бар – “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” бар, тәрҗемәсе беткән. Һәм караламасы беткән дим – “Йәгез, бер дога” бар кулымда. Менә мин Аяз ага белән рухи бәйләнеш дигәндә шуңа да тукталасым килә. Аяз аганың китабы, “Өч арашин җир” 2008нче ел бит инде. Тукта әле, мин әйтәм, 2008нче ел… Бу әсәр ничә елдан соң төрек телендә чыга икән дип карыйм. 62нче елда язылган бит. Карыйм, 46 елдан соң төрекчә чыга. Ә 46 бит минем Каһраманмарашның номеры, 46. Кара әле, мин әйтәм, ярар инде, очраклы булырга мөмкин дисең 46ны. Китап басылып чыкты. Китапны алыйм, алып карыйм: нәшриятның 46нчы китабы булып чыккан. Аның бүгенгә кадәр дүртесен Аяз Гыйләҗевнең әсәрләре тәшкил итә. Әлбәттә, Аяз агадан кала, роман буларак, әкияти роман – Батулла абый, Рабит Батулла. Аның “Алып Батыр маҗаралары” әкияте-романы. Миңа әйтә үзе: “Фатих, моны бер укы әле. Үкенмәссең, хәтта бәхетле булырсын,” – ди, моны укыган кеше бәхетле диде ул миңа. Ярар, мин әйтәм, Батулла абый, укыйм. Укып чыктым, “абау” мин әйтәм, аны да бик яраттым мин. Әкияти роман, ләкин анда әзак теле, бөтен нәрсә… Менә чынбарлык, ничек анда… Әкият кебек, ләкин СССР чорын чагалдыра, күрсәткән ул, батырчылык иткән. Батыр бабай дип йөреттем мин хәтта шуннан соң. Мин аны бик яраттым, һәм әйтәм: “Батулла абый, мин моны тәрҗемә итәм,” мин әйтәм. “Алынам,” – мин әйтәм, бик теләп. Ул вакытта аның юбилеена күп калмаган иде, 75 яшь юбилеена. Менә хикмәт: 6 айдамы, 7 айдамы бирелеп шуны тәрҗемә иттем, һәм басылып чыкты бу китап. 75 еллыгына өлгерде “Алып Батыр маҗаралары”. Мин ул әсәрне дә бик яраттым, яшьләр аны бик яраталар Төркиядә дә “Алып Батыр маҗараларын.” Анысы да бик көчле әсәр, минем яраткан әсәрем. Чыннан ярый әле, мин әйтәм, мин чыннан да бәхетле, мин әйтәм, Батулла абый. Әсәрне укыган һәм тәрҗемә иткән кеше буларак та. Шул 13 әсәр арасында, менә ике ел элек, Хәҗәй нәшриятында бит онтология чыкты. Хәзерге заман татар хикәяләре онтологиясы. Бүгенге көн язучылары, исән язучылар анда урын алды. Ул әсәр сезгә дә мәгълүм, рәхмәт яусын, сезнең дә ул әсәргә күзәтү чыкты… “Казан күчтәнәче” дип тә, Төркиядә дә, монда да. Менә анда 30 язучы, исән язучылар, язучыларның хикәяләре. Исән язучылар булгач, мөмкинлек бирә тәрҗемәченең… Аралашып, сорау сорап, менә, аңламаган, яки дөрес уйладыммы, юкмы икән, аны тикшерергә… Язучыларның исән булуы – тәрҗемәченең бәхете дип әйтәм инде. Һәм шул 30 әсәрне мин… Ркаил абыйлар (Зәйдулла)сайладылар 30 язучыны. Чөнки мин үзем… Ул бит онтология, җаваплылык. 30 язучыны сайлау, әсәрләрне сайлау. Мин әйтәм: “Язучыларны сез сайлап бирсәгез, 30 язучыны… Чөнки язучылар белән дә аралашабыз. Минем ни булмасын, сезләрдән булсын,” – мин әйтәм – “Бу бит онтология.” 30 язучыны алар да киңәшләшкәннәр, Ркаил абый да киңәшләшкән. Шул 30 язучыны сайладылар. Һәм мин авторларга мөрәҗәгать иттем: “Әсәрләрегезне сез сайлагыз.” Чөнки мин 30 язучының әсәрләрен барлап, укып чыгып, алардан мин нәтиҗә ясап нитә алмыйм, вакыт юк бит инде. Кайдан, ни эшлим соң. Һәм шулай үзләре дә сайлап җибәрделәр. Һәм хикәя жанры, ягъни, бәлки ул роман язудан да авыррактыр дип уйлыйм мин хикәя языуны. Чөнки тар, шул битләргә сыйдырырга кирәк нәрсәләрне. Хикәячелек тә аерым бер осталык сорый. Һәм менә шул 30 әсәр, чыннан да… Ягъни язучылык, әдиплек… Мин шул 30 әсәрне укыганда, тәрҗемә иткәндә – язучылар чыннан да зур шәхесләр, гади кешеләр түгел. Юк, гади кеше түгел язучы. Тәрҗемәче ул… Үземне мин анда эшче дип саныйм, анда, эшче. Шушыны чагылдырырга тырышырга, көзге ролен уйнарга. Ләкин хикәя осталыгы ул башка нәрсә. Менә шулай итеп, шул 2009нчы елда… Рәхмәт яусын, менә өч китап чыкканан соң, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителдек. Рәхмәт яусын язучыларга. Алар белән шул казанда кайнау үзе дәрт бирә. Алар белән аралашу, шул өлкәдә яшәү – бәхет дип саныйм мин. Монда яшәп, Татарстан Язучылар берлегендә… Каләмдәш булдык бит инде. Каләмдәшләр. Читтә, менә, китап укучы гына түгел, фикердәшләр, каләмдәшләр. Аралашып та яшибез, тәрҗемәләр булып тора, Аллага шөкер. Менә безнең әдәби язучылар берлеге белән эшчәнлекнең бер өлешен яктырта алган булсам, менә шул сөйләү белән үземне бәхетле дип санар идем.

Ә: Фатих, чынлап та, менә бу соңгы тапкыр тәрҗемә иткән онтология бик авыр эш икәнен мин дә укыганда күрдем. Ягъни синең күзлектән укып карадым әсәрләрне. 30 язучы, 30 характер, 30 каләм! Һәм кайсысы бүгенге тормышта бөтенләй, анда, татарлар гына аңлый торган сүзләрне, яки русча сүзләрне катыштырып язган әсәрләр бар иде. Кайберләре классик әсәрләр, борынгырак чорга караганнар бар. Бик катлаулы бер процесс эчендә эшләүеңне мин шул вакытны аңладым. Гаять җиңел түгел бу эш. Әлбәттә, Аяз Гыйләҗевка булган мәхәббәтең дәвам итәчәк, әле тагын әсәрләре басылыр дип уйлыйм. Аяз Гыйләҗев синең булуың белән дә бәхетле. Ягъни син аны Татарстанда яңадан кузгаттың, аның шөһрәтен арттырдың, аңа игътибарны арттырдың һәм Төркиядә зурлап таныттың. Шуңа күрә аның да рухы шат булсын, сиңа да бер савап булсын дип уйлым. Бу эшләрең чынлап таискеткеч яхшы. Менә әдәбият турында сүз чыккач, шуны сорыйсым килә, Фатих. Татар әдәбиятының бүгенге халәте ничек? Киләчәге матурмы? Һәм гомумән татар теленең киләчәге турында син ничек уйлыйсың? Ниндидер күңелсезме, юкса өметлеме синең фикерләрең. Шуны ишетәсем килә.

Ф: Әлбәттә, әдәбиятлар ул халыкларның язмышы белән бәйледер дип уйлыйм. Авырлыклар, авыр чорлар, ул бит әдәбият ул җиңел генә тормыштан әдәбият тумый, рәхәт тормыштан әдәбият тумый. Авырлыкларның җимеше ул әдәбият. Мәшәкатьле, авыр еллардан әдәбият көчләнеп, көчәеп чыга. Ул төшкенлек, яки түбәнгә бәлкем тәгәрәү кебек күренгән вакытлары булса да, шул вакытларда ул яна, ул көя. Шуның эченнән чын мәгънәсендә, менә, янып-көеп әдипләр барлыкка килә. Бәлкем без, татар әдәбияты гына түгел, гомумән алганда… Мин төрек әдәбияты, башка, урыс әдәбияты бәлкем. Бүген бит язучыларның хәле авыр дип уйлыйм мин. Татар әдәбитятының, татар әдипләренең генә түгел. Гомумән бүгенге көндә бу әдәбият, халыкның менә кызыксына торган, шундый тауар дип әйтәргә яраса… Ни, тауар түгел ул бу дөньяда. Башка нәрсәләрнең кызыксынулар артып китте. Шул әдәбиятка да йогынтысы, тискәре йогынтысы көчле булды. Бу, әлбәттә, татар әдәбиятына да кагыла, төрек әдәбиятына да кагыла, рус әдәбитятына да кагыла. Берсе дә, минемчә, бүген без инде чәчәк аткан чагыбыз дип әйтмидер берсә дә. Алтын чорыбыз дип әйтә алмыйдыр берсе дә. Бөтенесенә, бөтен… Чөнки әдәбиятны яшәтә халыклар, аның укучысы бар бит. Укучыларның хәле, халәте. Шуңа күрә бу гомуми әхвәл дип әйтәсем килә мин, татар әдәбиятының хәле дә. Ә без карыйбыз, менә Аяз агалар вакыты – ул чәчәк вакытлар. Әмирхан агалар вакыты, ул классиклар вакыты. Ул вакытлар – Мөхәммәт Мәһдиевлар вакыты. Укучыларда таләп бар, теләк бар, ни бар. Тел ягыннан килсәк, тел саега. Татар теле бай ул, татар теленең байлыгына зыян килми, ләкин татар телен сөйләшә торган вәкилләр, шул тел вәкилләре ярлылана. Ярлыланган саен ул уйлый, татар теле ярлы дип уйлый. Үзенең теле ярлы, шуннан чыгып ул татар телен ярлы… Чөнки ул сөйләшә алмый, менә, артык китә алмый. Хәтта миңа әйтәләр иде, “Өч аршин җир” Төркиядә басылучы… “Укырлармы икән татарчаны?” Шундый мескенлек белән. “Кем укысын инде?” Фәлән... Мин әйтәм: “Синең телең ярлы булгач, син татар телен ярлы дип уйлыйсын.” Ул ярлы түгел, мин әйтәм, ул бай тел. Син телеңне бает дип. Монда күп инде сәбәпләр. Ата-аналар мәсьәләсе, туган тел мәсьәләсе, туган телдә тәрбия мәсьәләсе. Мәсәлән, мин аны тел аңы дип әйтәм. Милли аң бар, һәм аның бер нәни ние… Нәни дип инде, нәни түгел ул, аның эчендә бүлекчәсе, милли аңның бер бүлекчәсе – тел аңы. Менә ул кешедә милли аң булырга мөмкин, милләтен ярата, ләкин теленә игътибарлы булмаска мөмкин. Ул милләт дип, мәсәлән, ул безнең милләтебезгә хастыр ул. Төрек милләтенә хас. О, милләт каһарманлы, шундый, фәлән! Ә карасаң, телен алыйк, игътибарлы түгел. Чит илләрдә, бездә, менә төрекләрне мин әйтәм, мин моннан чыгып әйтәм. Мин монда ничә ел яшәгәч, безнең төрек иптәшләрне күрәм: телебезгә карата, безнең төрекләр татарлар белән чагыштырганда, татарларның күпкә телгә карата мөнәсәбәтләре көчлерәк. Ә бездә ваемсызлык. Менә бәлкем безнең Төркия дигән ил булгач, шунда төрекләр яшәгәч, без инде телнең югалтыуының без нәрсә икәнен аңлап бетермибез бәлки. Ләкин Алманияда без, ишетәм, ләкин Ауропа да өченче, дүртенче буында тел бетә диләр менә. Ата-ана төрек, ләкин шунда тизрәк яраклаша диимме, ассимиляция диимме, шунлыктан. Ә халык монда саклап калган үзен күпмедер. Ә, мәсәлән, безнең ничә елда менә сәүдә белән шөгыльләнгән төрекләрне карагыз, анда бик күп урыс сүзләре килгән сөйләм теленә, бик күп! Алар аны игътибар итми, ул монда туып үсмәгән. Ул Төркиядә туып үскән, ә татар бит 400 ел, 500 ел бит инде монда рус теле белән бергә яши, кая барсын ул?! Шулай бит инде. Шуңа күрә мин иптәшләргә әйтәм, телебезне саклыйк. Менә мин дә шулай, менә татар балалы… Әйтәләр бит инде: татарчаны саклыйк, татарчага нитик. Мин дә безнең төрек иптәшләргә әйтәм: татарчаны саклыйк, татарча... Ягъни телне саклау чит илдә яки башка милләтләр белән яшәгәндә, ул җиңел эш түгел. Менә нәрсә әйтәсем килә: менә чит тел өйрәнергә, инглиз телен өйрәнсен бала, фәлән телне өйрәнсен бала. Ә бит шуның шикелле үз теленә дә игътибарлы булса… Үз теленә игътибар җитми, горурлык җитми бәлкем. Үз теленең әдәбиятының… Ләкин ата-анадан килә ул, тирә-юньнән килә. Ләкин менә бу тел аңы дигән нәрсә… Менә бер әйбер әйтәм мин: төрек иптәшләр белән сөйләшкәндә төзәтеп торам мин аларны. Фатих, син булганда без рәхәтләнеп сөйләшә алмыйбыз диләр. Чөнки урыс сүзләре кыстыралар бит анда. “Син булганда,” – диләр – “Фатих бер сүз әйтер, менә ничек әйтербез, уйлап сөйләшәбез,” – диләр. Менә бер көнне хатыным әйтә: “Фатих,” – ди – “Сметана Төркиядә сатыла башлаган икән,” – ди. “Чынлапмы?!” – мин әйтәм. Ә мине Төркиядә сатыла башлауыннан бигрәк, төрекчә ничек аталуы кызыксындырды. Монда хәзер бер сүз әйтәм: сметананы каймак дип тәрҗемә итәләр, авыл каймагы диләр, әйе бит? Ә бусы каймак. Уйлыйм, карыйм мин аны, тикшерәм дә – сөт дибез, авыл сөте белән шәһәр сөте икеседә сөт бит ул. Авыл йомыркасы белән тегесе – икесе дә йомырка бит ул. Ләкин авыл каймагы башка, сметана башка нәрсә. Икесе ике әйбер аның. Технологиясы башка! Сүз таба алмаганнар, бу бит каймак түгел, бу бит сметана. Аңа сметана дип әйтү русча сүз кыстыру түгел. Ул бит сметана, ул каймак түгел. Шуны әйтим башта. Икенчедән, сметананы төрекчә ничек әйткәннәр? Ekşi kremaдип әйткәннәр, ekşi krema. О-о-о, минем сөенгәнне сез белсәгез! 30 елдан соң, мин әйтәм, сметана сүзенең төрекчәсен белдем! Хәзер, мин әйтәм, ekşi krema дип кенә сөйләячәкмен, мип әйтәм. Ekşi krema дип сөйлим. Хатын әйтә: “Их, нишләп әйттем мин сиңа, хараплар иттем, нишләп әйттем!” – ди. Мин сине көчләмим, ләкин мин һәрвакытта синнән сорасам, “ekşi krema’ны бир әле” дип сөйләрмен дидем. Хәтта бер татар дустым белән сөйләштем – дөрес ди. Моңа, ди, әче каймак дисәң дә була ди, татарча ди. Менә бер вариант. Ярар. Аннары күптән түгел, ни, сгущенка. Азапланам. Мин әйтәм, моның төрекчәсе дип баш ватам бит инде. Татарча куертылган сөт диләр, фәлән диләр, тегеләй диләр. Шиколат, Dido дигән, шиколат ашаганда, карыйм: өстендә бер нәрсә күрәм – süt reçeli! Шуны күрдем дә: “Абау!” – мин әйтәм. Ә-ә-әй сөенгәнемне күрсәгез! Аңа сөт кайнатмасы дип әйтергә дә була, дөресен әйткәндә. Әйе, менә сөт кайнатмасы бит ул! Куертылган фәлән дигәнче дип әйтәм инде. Сөт кайнатмасы дияргә дә була. Менә шулай итеп мин телемне чиста тотарга тырышам, татарчамны да, русча сүзләр кыстырмаска тырышам. Чиста, пакь булсын. Татарча сөйләшәсең икән, татарча булсын дип тырышасың. Тел өчен… Һәр тел кадерле. Аллаһ… Менә мин Коръәндә мәгънәсе белән укый башладым. Моңа кадәр фәкать оригинальдә гәрәпчәсен генә укый идек бит инде. Шул коронавирус вакытында, тукта әле мин әйтәм, ничә еллар безне әти-әни, әни инде, дүрт ярым яштә безне абыстайга бирде, дүрт ярым яшь, әле мәктәпкәчә. Шунда без көндә бара идек. Алты яшьтә Коръәнне укып чыктык без. Алты яшьтә, мәктәпкә кергәнче, әле без укый идек. Менә бу безнең өчен бик зур әйбер саналган. Коръәнне укый белү бик зур дәрәҗә саналган. Хәтта мәҗлесләрдә: “Әйдә, улым, укы әле,” – дип әти-әни сөенә бит. Бусы дәрәҗә, ләкин без еллар буе аңламыйча, кызыксынмыйча, дөресен әйткәндә, кызыксынмыйча укыганбыз нәрсә әйтә Коръән. Ул бит ана теле, гарәпчә булган, кавемгә иңгән. Аларга кисәтү кирәкми Коръәнне аңлап укыгыз дип. Ана телләре бит инде. Ә безгә кирәк, башка милләтләргә кирәк дип, мин аны укыганда, тел белән бәйле аятьләрне сайлап алдым. 14 аять, ялгышмасам. Ягъни төрле телләр, телләр Аллаһның могҗизасы. Дин ул телләргә каршы түгел, шуны аңладым мин. “Чөнки без сезне,” – ди Аллаһ – “Төрле-төрле милләтләрдә, телләрдә яраттык. Без кайсы кавемгә пәйгамбәр җибәрсәк, аны шул милләтнең телендә җибәрдек.” Димәк, Аллаһ барлык телләрне Аллаһ яраткан, бар иткән. Димәк, милләтләрне дә бар иткән, яраткан. Аллаһ теләсә, бер телдә, бер милләт итеп яратыр иде. Ләкин Аллаһ төрле-төрле милләтләргә: “Телләрдә аралашыгыз, бер-берегезнең байлыкларын бер-берегез белән… Мөнәсәбәттә аралашыгыз,” – дигән. Димәк, шул хәтле һәркемнең үз телендә сөйләшү, үз әдәбиятын, үз мәдәяниятын, үз гореф-гадәтләрен, үз җырларын… Тел аркылы бит ул тарих, тел аркылы ул мәдәният, тел аркылы җырлар… Тел аркылы ул милләтеңә мәхәббәт. Бөтенесе дә бит тел аркылы, бөтенсе дә!
Ә: Гаять кызык әңгәмә, Фатих. Менә телне саклау, яки анда, терминнарның… Ниндидер яңа сүзләр кергәндә, аларны саф үз телеңдә әйтү… Төркия үрнәгеннән мин күбрәк әйтәм инде. Әйтик, төрек тел корымы бар. Ул төрек тел корымы, миңа калса, бик яхшы эшли. Әйтик, хәзер бөтен кеше куллана торган компьютер сүзен, принтер сүзен, барыбер төрекчә үз яңа терминнар уйлап чыгарды. Мин хәтта бер төрек галиме белән бәхәсләшкән дәидем. Принтердан чыккан нине, басманы “чыкты” дип әйтә. Миңа бик кызык булып чыккан иде: “Чыктысын алып китер.” Ләкин ничек инде, мин әйтәм, узган заман, үткән заман фигыле “чыкты” ниндидер бер предметның исеме булырга мөмкин? Ләкин ул сүз дә төрек теленә киреп китте һәм рәхәтләнеп кулланыла. Принтер сүзен дә кулланмыйлар, компьютер сүзен дә кулланмыйлар. Әлбәттә, халыкара телләрдәге сүзләр күп керде, ләкин барыбер тел сагында торыучы бер корым да бар. Татар, Татарстанда, әлбәттә, Тел-әдәбият сәнгате институты бар, алар да бу өлкәдә активрак эшләсеннәр иде, минемчә.

Ф: Мин дә шул фикердә. Менә уйлыйбыз бит инде, алар да уйлап менә чыннан да төрек dil kurumu бик уңышлы эшләр алып бара. Ул уңышлы дим, менә шуларны уйлап, нитеп мин карыйм, мин сөенәм. Чөнки тел – ул җанлы әйбер ул, тел үсә, яңа сүзләр туа, нитә. Син артта калмаска тиеш, син аның төрекчәсен әгәр дә тапмасаң, теге сүз килеп керә. Монда да бит инде бик нык көчле ниләр белән, шул сүзләрнең татарчасын уйлап, уйланып… Мәсәлән, мисал – “чемоданное настроение.” Буны татарча ничек әйтергә? Мәсәлән, мин буны әти белән сөйләшкәндә, мәрхүм белән… “Аяк үзән гидә” – һәрвакыт китәргә әзер. Мәсәлән, бу бик әбәт, “аяк үзән китә.” Без бит кардәш телләр, мөрәҗәгать итәргә була. Безгә дә мөрәҗәгать итәргә була, татарчага мөрәҗәгать итәргә була. Бездә дә шул ук хәл. Байлык бар безнең. “Ничек әйтәләр икән, башкасын табыйкмы икән?” Ягъни теләсәң, сиңа казакъчасы бар, башкасы бар, башкалар нәрсә әйтә икән… Менә казакъларда туңдырма сүзенең дә “балбыздакмы?” Сүзләр тапканнар үзләренчә. Менә, нитәләр бит инде… Шулай, димәк, аларда шөгерләнүчеләрне күзәтеп, нитеп, чыннан да телне шул яңа сүзләр белән дә баетырга кирәк, бирешмәскә кирәк. Менә әйтәм: тел сакчыларының эше шул дип саныйм.

Ә: Әңгәмәбез соңында, Фатих, әйдә бер татарча җырлап та күрсәт инде. Сине тыңласыннар. Яраткан бер җырың булса, әйдә.

Ф: Минем яраткан җырның тарихын сөйлим. Беренче ел мин бер халыкка, гомеремдә беренче мәртәбә төрекчә бер җыр җырлаган идем. Шул җырлаганда тамашачылардан берсе безне кунакка чакырды, татар гаилә. Ипилек-тозлык татарча беләм, тагын бер таныш бар, ул алданырак килгән миннән. Мин инде, Аяз ага сораган төсле, моңа сорыйм татар җырлары нинди икән дип. Болай гына, кызыксынып та түгел, дөресен әйткәндә. Ул гаиләнең баласы кулымнан тартып алып үз бүлмәсенә алып китте дә, магнитофонның төймәсенә басты. 10-15 секунд тыңладыммы, юкмы… Бу җырның көе, музыкасы минем ушымны алды. Мин әйтәм, моның сүзләрен миңа язып бир, бу кассетаны миңа бир дидем. Һәм мин бу җырны үз алдыма ятлап, җырлап йөри башладым. Бер ел үтте. Бер елдан соң безнең Алабугада татар-төрек кичәсе оештырылды. Һәм сәхнәдә минем җырлаганым юк, сәхнәдә мин шундый дулкынланам, каушыйм. Мөнир абый, менә сез безне таныштырдыгыз сәхнәдә. Татар теле белән, әдәбияты белән аеруча кызыксыныучы Фатих Котлы дип таныштырдыгыз ул вакытта. Һәм җырлау чираты миңа җиткәч: “Фатих, сезгә,” – Мөнир абый әйтте аны – “махсус җыр әзерләде – Миләшләрем!” – диюе булды, мин килеп бастым. Мин инде күрмим аларны, сәхнәдегәләрне. Йөрәк тибә, урыныннан чыга язды йөрәк. Аяк калтырый. Аягымны тотам мин бер яктан, бер яктан җырларга тырышам. Көчкә мин аны җырладым, ярый әле ялгышмадым. И-и-ий, алкышладылар! Алкышка күмделәр. Уч төпләре кызарганчы алкышладырар. “Миләшләрем” җырының популяр булган вакытына туры килгән. “Миләшләрем” ул вакытта яңа популярланабашлаган. Мин бу җырны җырладым да, менә минем даным чыкты. Ниндидер берәр чара булса, ниндидер кичә булса, төрек иптәшләр мине чакыралар: “Әйдә, Фатих, “Миләшләремне” җырла.” Кая булса мине чакыралар, табалар: “Төркиядән кунаклар килә, әйдә “Миләшләремне” җырла.” Туйлар була, татар-төрек туйлары, Түбән Камадамы, башка җирдәме, чакыралар: “Фатих, “Миләшләремне” җырла.” Безнең иптәшләр миннән туйдылар, аларда минем белән бит инде. Фатих, син югалып тор, кунаклар килсә Төркиядән. Хәтта бер вакыт Бөгелмәдән берәүне күрдем. Килде, мине күрде: “Хәлләр ничек, Милләшләрем?” – ди, исемемне белми. “Хәлләр ничек? Милләшләрем?” – ди. Ярар, мин Тукай районында, авылында. Шунда бер кыз мине күрде дә, аның сүзләре белән әйтәм, русча сүз кыстырмыйм, аның сүзен турыдан туры җиткерәсем килә. “Мин сине беләм!” – ди. “Каян беләсең?” – мин әйтәм. “Син постоянно “Миләшләрне” җырлый торган егет,” – диде бу. Шунда бер инде, ата-аналар инде, мәктәп ата-аналары. Мин “Миләшләрне,” алар беләләр мин җырлаганны, яратып та тыңлыйлар. Ничә елдан соң мин инде сәхнәгә чыктым да, мин әйтәм: “Бу юлы мин миләшләремне җырламыйм. Бу бала, бу егет ничә елдан “Миләшләремнән” башка җыр ятлый алмаган дип уйлый күрмәгез. Мин башка җырлар да беләм. Мин сезгә “Тау башына салынгандыр безнең авыл”ны җырлыйсым килә,” – дидем. Мин аны җырладым. Берсендә кул чабып, “Миләшләрем, Миләшләремне сорыйбыз” дип, Миләшләрне сорадылар. Берсендә бер ханым килде чәчәк белән: “Миләшләрне җырламыйча төшмәгез, яме?” – диде берсе. Шуннан мин бу кассетаны… Ә, “Миләшләрем”не, әлбәттә, Алсу Хисамиеваның җырлавында, башкаруында. Алсу ханымның. Мин бу кассетаны Төркиягә алып барган идем. Минем энекәш Кәмаль Котлы – җырчы. Ул да өйрәнгән иде. Бер ун елдан артык инде, Төркиядә Нәүрүз фестивалена без аны чакырган идек. Мин аны Төркиядә радиодан да бирдем татарчасын, безнең шәһәр радиосында татарчасы да яңгырады. Хәтта Төркиядә бер мәктәпкә чакырганнар иде. “Миләшләрем” турында сөйләгәч: “Абый, электрон почта адресыгызны әйтә алмассызмы?” – ди. Әйтәм, миләшләрем һотмәйлнокта комдыр инде сезнең ниегез диләр балалар. Менә шул хәтле Миләшләрем. Шуннан килде дә, “абый” ди, “Алсу Хисамиева белән танышыйк әле” ди. Минем башыма да килмәгән. Мин аны ничек табыйм, Алсу Хисамиеваны?! Зөһрә апа Шәрифуллина, рәхмәт яусын, ул тапкан Чаллыда, мәрхүм Исмаил, үзенең кафесында. Килде, килде. Алсу ханым шаккаткан: “Нәрсәгә, нәрсә булды, ник чакырды төрекләр мине?” Белми бит инде бер әйбер дә. Менә мин бу сөйләгәннән, Кәмаль да минем кырыйда утыра. Мин бу менә сезгә сөйләгәннәрне менә аңаҗиткердем. Күзләре шак булды. Шакмак булды. Мин ул җырны онытып бетердем, сез һаман җырлыйсыз икән ди, “Миләшләрем”не. Һәм Исмаил бәйның үзенең бүлмәсенә күчтек. Шунда өчебез бергә җырлыйк әле, трио диләр, дуэт түгел, трио. Ярар, шулай дидек. Мин җырладым, җырлап күрсәттем. Тыңлый ул, игътибар белән тыңлый ул, ул бит җырчы. Тукта диде, бу җирен дөрес җырламысың диде, мине төзәтте. Мин әйтәм, ничә ел ялгыш җырлаганмын дидем, бәхиллек сорарга кирәк. Менә ул җирен болай җырларга кирәк дип ул мине төзәтте. Ярар, шуннан: “Сездән тыңлыйк әле, ишетик әле Миләшләремне,” дидем. Утырабыз бит инде, Миләшләремне шул акапеллога җырлады бит ул. Абаау-у-у! Ул җырлаганда мин хуштан язармын ахыры дип уйладым. Шул хәтле матур, шул хәтле менә… Мин генә түгел, безнең бөтен иптәшләр менә өнсез калдык. Шул хәтле матур җырлады. Шуннан без өчәү җырладык. Бу инде Миләшләремнең финалы булды дип әйтәм. Шуңа күрә мин сезгә хәзер… Бик сөйләдек Миләшләрем турында, хәзер Миләшләремне җырламасаң, дөрес булмас дип уйлым. Әзрәк мин аны төрекчә дә җырлаган идем, бер куплетын инде. Менә 30 елдан артык менә шул Миләшләремне һаман җырлыйбыз. Миләшләрем хәзер модада, аның ремиксын ишетәм, яңадан күтәрелгән Миләшләрем. Безнең балалар да белә Миләшләремне. Әтисе белгәч, алар ничек белмәсен инде Миләшләремне? Ничек котылсыннар. Хәтта бер иптәшем әйтә, Фатих ди, ничектер менә ул Төркиядә инде. Миңа ди, Миләшләремне татар кичәсендә ишетәсем килә ди. Әллә син аны уйлап чыгардыңмы ди. Мин аның татарчасын ишетмәдем, мин аны синнән башка бер кешедән дә ишеткәнем юк ул җырны ди. Миңа моның ди татарчасын җибәр әле ди. Димәк, гел җырлыйбыз бит инде Миләшләрне генә җырлыйбыз, шуңа истә калган. Хәзер мин Миләшләремне җырларга тырышыйм.

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.
Миләшләрем, миләшләрем –
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.
Миләшләрем, миләшләрем –
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.
Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр.
Әйтегезче, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?

Миләшләрем, миләшләрем –
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Менә Миләшләрем.

Ә: Рәхмәт яусын, Фатих. Инде әңгәмәбезнең азагына килдек. Фатих, син әле иҗатыңның нәкъ уртасында. Мин сиңа алдагы тормышыңда, иҗатыңда зур уңышлар телим. Шушы көннәрдә генә Татарстан Язучылар берлегендә яңа бер хәбәр чыкты – синең татар әдәбиятына керткән хезмәтең, өлешең өчен Гаяз Исхакый премиясына тәкдим иткәннәр. Мин бик сөендем. Тәрҗемәләреңне шулай безнең язучыларыбыз да, Төркиядә укучылар да кабул итү бик күңелле хәл. Бу уңышларың соңгысы булмасын. Ике тугандаш телгә, татар теленә дә, төрек теленә дә тигез дәрәҗәдә хезмәт итәсең. Бу хезмәтеңнең җимешләрен күрү үзеңә дә күңелле, балаларыңа, гаиләңә дә уңышлар телим, саулык-сәләмәтлек телим. Барлык дусларга, барлык иптәшләреңә күп итеп сәләм әйт. Төрек-татар дуслыгы гел яшәсен. Татарстан белән Төркия дә гел яшәсен. Рәхмәт яусын, Фатих.

Ф: Амин, амин. Үзегезгә рәхмәт, Әлфинә апам. Чыннан да без… Сагындырган, күптәннән инде болай гәп корып сөйләшкәнебез юк иде. Без инде беркайчан да, чынлап әйтәм, мин моны ачык-ачык әйтәм, чын ихластан әйтәм: без үзебезне бервакытта да чит илдә дип сизмәдек, чит дип сизмәдек үзебезне. Һәрвакыт. Рәхмәтләр яусын.

Ә: Рәхмәт яусын, Фатих. Элемтәдә калыйк, күрешеп торыйк. Гел иҗатлы уңышларыбыз белән бүлешеп торыйк.

Ф: Амин.

Ә: Исән-сау булыйк.

Ф: Исән-сау булыйк, иншаллаһ, Әлфинә апам.